Реклама
“Фәридә-Алсу” дуэты солисты Фәридә Әхмәтшина күптәнге хыялын тормышка ашыруын әйтте.
Быел ул Яңа елны туган ягы Башкортстанда каршы алган. Туган нигезгә, әти-әни йортына Фәридәнең барлык бертуганнары җыелган.
“Минем кызларым иң зур байлыгым!” - дип әйтергә ярата әтием. Һәрберебезне сөеп, тезеп саный башлый әле өстәвенә.
“1, 2, 3, 4!!! Әнисе, болар барысы да безнекеләр бит ә!” - дип серле генә әнигә карап куя.
Ниһаять Яңа елда дүртебез дә җыелыштык! Аллаһка шөкер! Шамил кызлары – Фәридә, Венера, Резидә, Гөлназ”, - дип язган Фәридә Инстаграм сәхифәсендә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз