16+

Гәбделфәт Сафин: «Хатыным Рәфинәгә көнләми, нәрсә эшләргә кирәк икәнен ул әйтеп тора»

"Инстаграм" безне жәлеп итәр өчен нәрсә генә уйлап тапмый?! Соңгы яңалык - ул анда "туры" эфир уздыру мөмкинлеге. Гәбделфәт Сафинны бу яңалык битараф калдырмады һәм бүген ул беренче "туры" эфирын уздырды.

Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче тамашачылары аңа сәлам юллады. Башкортстаннан, Мәскәүдән күпләр иде. "Заявкалар буенча җыр" да булды. Җырчы тамашачыларына "Уфалла арбасы", "Карлы яңгыр", "Чияләр" җырларыннан куплетлар башкарды.

Тамашачылардан кызык сораулар килде. Мәсәлән, "Клипта Рәфинә белән шулай төшкәннән соң хатыныгыз көнләмиме?" "Рүзилә - үзе режиссер, нәрсә эшләргә кирәк икәнен әйтеп торды", - дип җавап бирде Габделфәт. Жырчы эфирда үзенә бик килешле ак свитер кигән иде. "Кем бәйләде?" - дигән сорауга, "Чит илдән алып кайтылган", - диде.

Фонограммага карашын, башка жырчылар кебек, алдашып белдермәде. "Ул да кирәк, гел генә "тере" тавышка җырлап булмый", - диде.

Җырчы бер сорауны да игътибарсыз калдырмады. Алар соравы буенча редакциягә экскурсия дә ясады. Туры эфирны күпләр карады, алар арасында Алинә Шәрипҗанова, Əбри Хәбриев, Рөстәм Гайзуллин да бар иде. Җырчы тамашачыны яратканын, алар белән аралашканда бар дөньясын онытканын берничә тапкыр кабатлады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading