Таныш булыгыз: “Татар моңы” Халыкара яшь башкаручылар бәйгесе һәм “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе лауреаты Гөлназ Гарифҗанова. Үзенчәлекле тавышлы Гөлназ Кукмарада туып-үскән. КФУның журналистика бүлеген, Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультетын тәмамлаган. Күптән түгел Гөлназ Башкортстанда үткәрелгән “Яңа моң” музыкаль проектында катнашып, аздан гына җиңүче булмады.
– Гөлназ, син - "Яңа моң" бәйгесендә катнашкан бердәнбер татар кызы. Ничек катнашасы булдың?
– Чынлап та, Татарстаннан мин берүзем генә идем. Бәйге турындагы мәгълүматны Элвин Грейның инстаграмдагы аккаунтында күреп алдым. Бер миллион сум акча уйнатыла дигәч тә кызык булып китте. Аннан соң бер тапкыр да телевизион проектта катнашканым юк иде. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска булдым. Ләкин Уфага барганда, проектның өч ай дәвам итәчәген белмәдем. Белгән булсам, катнашып тормаган булыр идем.
– Нәрсәсе кыен булды?
– Белмәгән шәһәрдә өч ай буе яшәү, репетицияләргә йөрү, атна саен өч көн эчендә өр-яңа җыр әзерләп өйрәнү кыен булды. Әгәр килмәсәң, штраф салырга мөмкиннәр.
– Анда яшәгәндә шактый чыгымнарың булган икән...
– Беренче айда проектның нечкәлекләрен белмәдем. Бер ай буе арендага фатир алып яшәдем. Баксаң, катнашучыларны кунакханәдә урнаштырырга, көн саен ашау-эчү өчен акча күчерергә тиеш булганнар икән. Мин бу хакта бер айдан соң гына белдем. Оештыручыларның берсе мондый хезмәт БДБ шәһәрләреннән килүчеләр өчен генә каралган дип белдерде. Бу сорауны күтәргәч, Лина Арифуллина “нигә миңа әйтмәдең?” дип шелтәләде. Икенче айда мине кунакханәгә урнаштырып, ашарга дигән акчаны күчерә башладылар. Ә бер айлык түләүләрне кайтармадылар. Бу хәл оештыручыларның үз эшен җиренә җиткереп эшләмәве, аларның игътибарсызлыгы аркасында килеп чыкты дип уйлыйм.
– Ни өчен татарча җырламадың?
– Сүз дә юк, Татарстаннан булгач, татар телендә җырлыйсым килде. Финалда үзем язган “Әти-әни кирәк” исемле җырымны татар телендә башкарырга теләдем. Ләкин проектның продюсеры каршы килде. Кемнең нинди телдә нинди җыр башкаруын ул хәл итә иде. Тавыш бирү дә гадел булды дип уйламыйм, чөнки минем өчен бик күп тавышлар килде, ләкин алар ни өчендер саналмады. Шулай итеп, мин финалга узмадым. Башкортстан егете җиңүче булды. Аның җиңүе гаҗәп түгел, үзләренеке бит. Без – катнашучылар аның җиңәчәген беренче турдан ук фаразладык, кемнең ничек җырлаганын азмы-күпме чамаладык. Проекттан китәр алдыннан рәхмәт сүзләрен рөхсәт сорап үз телемдә татарча әйттем, ләкин ул чыгышны БСТ каналында тулаем күрсәтмәделәр.
– Башкортча җырлау читен булдымы, башкорт телен белә идеңме?
– Башкорт телен Уфага баргач кына үзләштерә башладым. Башкорт телендә китаплар укыдым, җырлар тыңладым. Безнең белән тел белгечләре эшләде. Татар һәм башкорт телләре бер-берсенә охшаган, ул телне бөтенләй белмим дип әйтә алмыйм. Хәзер җырларымны ике телдә яздырам.
– Бәйге вакытында ябыгуың нәрсә белән бәйле?
– Хореография белән бик нык шөгыльләндек. Репетицияләр төнге сәгать бергә кадәр дәвам итә иде. Мондый режим белән яшәп ябыкмый мөмкин түгел. Аннан соң борчылу хисе дә булды. Табигатем буенча мин – барысын да йөрәгемә якын ала торган кеше. Шуңа да нерв күзәнәкләрем беткәндер инде.
– Эстрадада танылу хыялың бармы?
– Андый теләк белән янып яшәмим, чөнки эстрададан кала үз эшем бар. Интернет киңлекләрендә хәйран гына акча эшлим. Моннан тыш, егетем белән икәү төзелеш өлкәсендә бизнес алып барабыз.
– Кайчан кияүгә чыгарга исәп?
– Әлегә планлаштырмыйм. Кияүгә чыксам, гаилә мәшәкатьләренә чумачакмын. Ә минем эшлисем, үземне үстерәсем, булачак балаларымның киләчәген кайгыртып куясым килә.
– Хәзер кайда яшисең?
– Казанда, ләкин кире Мәскәүгә күченергә уйлап торам. Дүрт ел буе Мәскәүдә яшәдем. Коронавирус аркасында Казанга кайтырга мәҗбүр булдым. Кияүгә чыгып, Мәскәүдә төпләнеп калырга, шунда балалар табып үстерергә телим. Әмма туган ягыма, әти-әнием, туганнарым янына еш кайтып йөриячәкмен, Аллаһ боерса.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар