16+

Гөлназ Сәфәрова: "Әби килде"

Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова әнисенең әнисе белән төшкән фото куйган.

Гөлназ Сәфәрова: "Әби килде"

Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова әнисенең әнисе белән төшкән фото куйган.

«Ревизорро отдыхает.
- тузан бөртеген дә күрә, үзе карап торып сөрттерә?
- телефон тотканны яратмый, атып бәрер идем шул телефоннарыгызны дип сүгә?
- соң ятасың, озак йоклыйсың, шуңа симергәнсең, ди ?
- ипине дөрес җирдә сакламыйм икән?
- кичә аягыңа ник укол кадаттың дип ярты көн ачуланды, "болай булсаң, барып чыгасың син, кызый" дип ачулана ул))
- керләрне дөрес элмисең ди, киптерергә элгән керләремне кире алып элеп куйды: сул ягын әйләндерде ( мин алай эшләп тормыйм), чалбарларны балакларыннан элергә кирәк, кесәләрен чыгарып, селкеп эл ди?
- бөкрәеп йөрмә, каты-каты басып йөрмә, ди
- барып тавыш бирүемне, бала өчен акча килүен контрольдә тотты?
- ТНВдан фильм караганда аның янына беркем килергә тиеш түгел☝?
- фотога көчкә төштек, төшмим ди, мине куйма ди.
Мировой ӘБИ - ул әйткән генә дөрес, спорлашу бесполезно? Картайгач, шундый ӘБИ буласым килә!», - дип язган Гөлназ Сәфәрова.

Инстачылар карантинда ни белән шөгыльләнүләрен һәм кешеләрнең бу чиргә салкын караулары турында комментарийларда язган.

Подробнее: https://intertat.tatar/news/politics/01-07-2020/konstitutsiyag-zg-reshl-r-kert-k-ne-nichek-uza-5753650

Инстачылар әлеге фото астында күпсанлы комментарийлар язганнар.

Инстачылар әлеге фото астында күпсанлы комментарийлар калдырганнар.

«Олыларны хөрмәт итегез, Гөлназ ханым, мин аңлаганчы кияүнең әнисе килгән... ?» Моңа җавап итеп, Гөлназ болай дигән: «Бу минем ӘБИ, әнинең әнисе».

Шуннан аның инстадуслары әби сүзенең кайсы якта һәм кемгә карата аталуы турында бәхәскә керәләр.
«Кияүгә хатынның әнисе әби була», дип язган берсе.
«Гөлназ аңа картәни дип әндәшергә тиеш, ә әби дигәне кияү әнисенә дә, әни әнисенә дә килешми», дип фикерен белдергән икенчесе.

Ә өченчесе исә, «Әби - бик матур, йомшак сүз. Мин үзем дә "әби" булырга теләдем. 1 яшь тә 3 айлык оныгым авыз тутырып "әби" ди. Безнең колакка "карт" сүзе ямьсез яңгырый. Ничек инде кешегә "карт" сүзе кушып эндәшәсең?», дип ачына. 

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

ӘБИ КИЛДЕ? . Ревизорро отдыхает. - тузан бөртеген дә күрә, үзе карап торып сөрттерә? - телефон тотканны яратмый, атып бәрер идем шул телефоннарыгызны дип сүгә? - соң ятасың, озак йоклыйсың, шуңа симергәнсең ди ? - ипине дөрес җирдә сакламыйм икән? - кичә аягыңа ник укол кадаттың дип ярты көн ачуланды, "болай булсаң, барып чыгасың син, кызый" дип ачулана ул)) - керләрне дөрес элмисең ди, киптерергә элгән керләремне кире алып элеп куйды: сул ягын әйләндерде ( мин алай эшләп тормыйм), чалбарларны балакларыннан элергә кирәк, кесәләрен чыгарып, селкеп эл ди? - бөкрәеп йөрмә, каты-каты басып йөрмә ди - бүген барып тавыш бирүемне, бала өчен акча килүен контрольдә тотты? - тнв дан фильм караганда аның янына беркем килергә тиеш түгел☝? - фотога көчкә төштек, төшмим ди, мине куйма ди. . Мировой ӘБИ - ул әйткән генә дөрес, спорлашу бесполезно? Картайгач, шундый ӘБИ буласым килә!

Публикация от Gulnaz Safarova (@saffarka)

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading