Шәһри Казан

Гөлназ Шәрипҗанова эшкә чыккан

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова, бер декретка икенчесе ялганып, барлыгы 4,5 ел ялда булган.

Реклама

“4,5 ел декрет ялында утырганнан соң, Халыклар Дуслыгы йортына эшкә чыктым. Фольклор бүлеге мөдире булып эшлим. Улыбыз Минтимергә 1,8 яшь, балалар бакчасының ясли төркеменә эләктек. Ияләнеп киләбез. Кызыбыз Асылбикәне бию һәм тенниска йөртәбез. Эш җитәрлек. Илсур төзелеш эшләре белән мәшгуль. Әнием (җырчы Светлана Сабирова-авт.) 20 ел яшәгән фатирын сатып, яңа йортка күченеп йөри. Бу зур эш! Үз йорты белән яшәячәк. Безгә дә бик уңайлы булачак”, - дип сөйләде безгә Гөлназ.

Эльвира ШАКИРОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: