16+

Гөлназ Шәрипҗанова: "Илсур белән көн дә бәхәсләшәбез"

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Туры бәреп әйтүем аркасында кыенлык кичергәнем юк, киресенчә, бу гамәлемнең уңай нәтиҗәсен генә күрәм. Миңа рәхмәт тә әйтәләр әле", - ди Гөлназ.

Гөлназ Шәрипҗанова: "Илсур белән көн дә бәхәсләшәбез"

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Туры бәреп әйтүем аркасында кыенлык кичергәнем юк, киресенчә, бу гамәлемнең уңай нәтиҗәсен генә күрәм. Миңа рәхмәт тә әйтәләр әле", - ди Гөлназ.

– Алма агачыннан ерак төшми, ди. Син дә әниең һөнәрен сайлагансың. Ничә яшьтә җырлый башладың?

– 2,5 яшьтә әни белән студиядә җыр яздырып җырлый башлаганмын. Ә чын-чынлап җырларга банкетлар алып барганда өйрәндем. Илсур да: “Ниһаять, җырларга өйрәндек”, – дип көлә. Сигез ел элек яздырылган җырларны бөтенләй тыңлап булмый. Әйтик, “Сагынасыңмы, саргаясыңмы?” җыры. Без ул вакытта дөрес җырларга өйрәнгәнбез. Ул чакта яздырылган күп кенә җырлар җырланмыйча тузан җыеп ята. Музыка факультетында Айдар абый Фәйзрахмановта укыдым. Әмма анда академик вокалга, опера җырларга өйрәттеләр. Ул эстрададан бик нык аерыла. Монда югары ноталар юк. Ничек җырларга кирәген вакыт узгач, тәҗрибә туплагач кына аңлыйсың. 2006 елда 18 яшемдә “Татар җыры” фестивалендә Хәния апа Фәрхи белән дуэт җырладык. Бу да үзенә күрә бер тәҗрибә булды. Ул елларда дәртле җырлар белән дискотекаларда чыгыш ясадым. Аннан соң әни кебек банкетлар алып бару эшенә кереп киттем. Әнинең яшь, чибәр чагы. Заказлары күп булып, җитешә алмагач, кайберләрен үземә ала башладым. Әни мине банкетларда эшләргә өйрәтте. Ул чакта 12 мең сум акча эшли идем, шуның 3 мең сумын ди-джейга бирдем. Ул заманда бик зур акча иде. Акча җыеп, беренче машинамны – “Peugeot 308” (“Пежо”) алдым.

– Илсур белән Гүзәл Уразова төркемендә бергә эшләгән булгансыз икән. Аңа кадәр таныш идегезме?

– Габделфәт Сафинның Мәскәүдәге концертына барганда таныштык. Анда алып баручы булдым, партнерым Рөстәм Гайзуллин иде. Безнең белән автобуста Илсур да барды. Юл буе миннән күзен алмады. Аңа – 20, миңа 22 яшь иде. “Җырлыйк әле!” клибында синме ул?” – дип сорады. “Әйе, мин”, - дидем. Сүз уңаеннан, Нәҗип абыйга бик рәхмәтле мин. “Җырлыйк әле!” аша мине еш таныйлар иде. Илсур шимбә саен шушы тапшыруны карап, әнисенә: “Бу кыз хатыным булсын иде!” – дигән булган. Габделфәт абыйның концертыннан соң, Илсур белән ямьсезрәк аерылыштык. Юктан гына сүзгә килеп бәхәсләштек. Минем шундый уңайлы ягым бар: кешегә ачу сакламыйм, шундук онытам. Ярты елдан соң, Илсур Гүзәл Уразова концертын алып барырга хатын-кыз алып баручы эзләде. Кемнән генә сораса да, барысы да аңа: “Гөлназ Хәлимованы чакыр”, – дип әйткән. Башта мине чакырырга теләмәсә дә, соңыннан шалтыратты. Ә мин шундук ризалаштым. Шулай итеп, бергә эшли башладык. Сәхнәдә без бик матур сөйләшә идек, ә сәхнәдән тыш эт белән мәче инде менә.

– Ничек кавыштыгыз соң сез?

– Бервакыт концерт алдыннан егетләр физик күнегүләр ясаганда, Илсурның тән төзелешенә игътибар иттем. Аннан соң бик пөхтә иде ул, аяк киеме дә бик чиста иде. Нәкъ шул вакытта акча туплап, күземә операция ясаттым. “Күзеңне ясаткач, мине күрә башладың”, – дип көлеп тә йөрде әле Илсур. Концертлар тәмамлангач, мин Казанга, ул авылга кайтып китте. Берзаман телефоннан сөйләштек тә, Илсур минем янга Казанга килде. Апрель аенда 25 яшьлек туган көнемдә Илсурны кунакларга егетем дип таныштырдым. Фатирда берүзем генә яши идем, ә ул миңа еш килеп йөрде. Шул вакытта: “Әйдә, никах укытыйк”, – дидем. “Юк дип әйтә алмыйм бит инде мин сиңа”, – диде көлеп Илсур. 1 июнь көнне Азнакайда әбиләрдә никах укыттык. Менә шулай бик тиз тоттык.

– Ничек дуэт җырларга булдыгыз?

– Беренче тапкыр Рафинә белән Разил Камаловлар туенда дуэт җырладык. “Син генә миңа дару” дигән җыр иде ул. Аннан соң ул җырны радиога бирдек, Замирә Рәҗәпова белән клип төшердек. Халык әйбәт кабул иткәч, тагын дуэт җырлар яздыра башладык.

– Илсурның туган авылы Актаныш районы Чалманарат авылы турында социаль челтәрдә еш язасың. Туры әйткән туганына ярамаган, ди. Илсурның әнисенә авырга туры килмиме?

– Киресенчә, авылга яңа җитәкче килгәч, әнигә эш бирделәр. Ләкин хәзер ул өйдә утырырга мәҗбүр, чөнки бакчасы да, маллары да бар, өстәвенә балаларны да карый. Без бит авылны начар итеп язмыйбыз. Булган проблемаларны хәл итүне генә үтенәбез. Әйтик, асфальт юлга “полицейский” ясатуны сорап хат яздым. Шундук булмаса да, тыңладылар, ясадылар. Туры бәреп әйтүем аркасында кыенлык кичергәнем юк, киресенчә, бу гамәлемнең уңай нәтиҗәсен генә күрәм. Миңа рәхмәт тә әйтәләр әле.

– Синең елаган чакларың буламы?

– Була-а-а. Туйларда гел күңелем тулып елыйм. Яшь пар биегендә яки әти-әниләр сүз әйткәндә, күземә яшь тула.

– Балаларыгызның исемнәре үзенчәлекле...

– Асылбикәне көткәндә, малай була дип уйладык. Аңа Илсур Минтимер дигән исем сайлап куйды, чөнки ул Минтимер Шәймиев белән бер районнан – Актаныштан, Илсур – чын патриот. Ә кызга башта Сөембикә дип кушмакчы идек, әмма язмышы аянычлы булгач кире уйладык. Бервакыт “Башваткыч”та катнашканда, алып баручы Газинур Фәйзуллин Асель исемле кызлары булуын әйтте. Сөембикәнең бикәсен алдык та, Асылбикә дип исем куштык.

– Холкың шундый булгангамы икән, гаиләгездә син баш кебек...

– Тиз кызып китүчән булганга шулай тоеладыр ул. Юк, әлбәттә, гаиләбездә Илсур баш. Илсурның да холкы бар, җаен табып торырга кирәк. Без көн дә бәхәсләшеп яшибез. Аның каравы дуслашуы тәмле була аның. Күптән түгел бер Сабан туенда сүз арасында бәхәскә кердек тә, Рөстәм абый Закиров: “Сабан туе беткәнче аерылышмагыз инде сез, менә шуңа күрә мин хатынны үзем белән йөртмим дә инде”, – диде. Безгә шулай яшәргә кызык та, рәхәт тә. Безнең арада көнләшү юк дисәм, Илсурда бераз бар. Банкет вакытында яныма берәр кунак килеп матур сүзләр әйткәндә, елмаеп басып торам. Банкет тәмамлануга, барысын да шунда калдырып, балаларымның әнисенә, иремнең хатынына әйләнәм.

Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

13

3

0

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading