16+

Гөлназ Шәрипҗанова: "Исән булса, әти белән аралашыр идем"

Татар эстрадасының популяр артисты Гөлназ Шәрипҗанова башкалардан кыю фикерле булуы, үткенлеге белән аерылып тора. Ун елга якын Халыклар дуслыгы йортында чаралар оештыру бүлегендә эшли, унбиш елдан артык эстрадада иҗат итә. 

Гөлназ Шәрипҗанова: "Исән булса, әти белән аралашыр идем"

Татар эстрадасының популяр артисты Гөлназ Шәрипҗанова башкалардан кыю фикерле булуы, үткенлеге белән аерылып тора. Ун елга якын Халыклар дуслыгы йортында чаралар оештыру бүлегендә эшли, унбиш елдан артык эстрадада иҗат итә. 

-    Гөлназ, әңгәмәне әти-әниеңнең (әнисе җырчы Светлана Сабирова – Ред.) тарихыннан башлыйк әле. Алар аерылышканда, син бик кечкенә булгансың. Ни өчен юллары аерылган?

-    Элек кызлар иртә кияүгә чыккан бит. Иптәш кызлары кияүгә чыгып беткәч тә, әнидән “син кайчан чыгасың инде?” дип сорый башлаганнар. Әни Азнакай районы Карамалы авылында Илнур исемле егет белән танышкан. Гади эшче булса да, бик чибәр егет булган ул. Бер ел тирәсе очрашып йөргәннән соң, әни 25 яшендә кияүгә чыккан. Әтигә дә 25 яшь булган. Әни тугызынчы сыйныфтан соң, Түбән Кама шәһәренең музыка училищесын тәмамлаган. Азнакайның музыка мәктәбендә укыткан, параллель рәвештә Мәдәният йортында оркестрда уйнаган. Сүз уңаеннан, Салават Миңнеханов аның укучысы булган. Әти авыл егете булгач, әнинең бу эшен өнәп бетермәгән, эшен ташлап, идән юучы булып эшләргә кушкан. Миңа бер яшь булганда, әти белән әни аерылышкан. Әни мине Карамалыда әти-әнисенә калдырып, Казан дәүләт мәдәният институтына сессиягә йөргән. Мин – әби тәрбиясендә үскән кыз.

-    Әтиеңнең икенче гаиләсе булган дип беләм...

-    Әни белән аерылышканнан соң, әти башка хатынга өйләнгән. Әти ягыннан Гөлнур исемле сеңлем белән Илсур исемле энем бар. Үз тормышымда аларны ике-өч тапкыр гына күргәнем бар, әмма аралашканыбыз юк. Күңелгә ошамаганы шул булды: миңа алимент түләмәс өчен, хатыны аның белән аерылышып, әти алиментны өч балага бүлеп түләгән. Алар бергә яшәде. Бу гамәл миңа аз акча түләр өчен махсус эшләнде. Шушы хәлне белгәнгә күрә, әтинең кайда, ничек яшәве белән кызыксынганым булмады. Яңа елга эшеннән миңа бирелә торган бүләкне әбиләргә кертеп калдыра торган булган. 

-    Әтиең белән очрашканың булдымы?

-    Берничә тапкыр гына. Бер вакыйганы мәңге онытмыйм. Көзге көн иде ул. Музыка мәктәбеннән кайтып барганда, каршыма әти очрады. Нишләптер мин аннан курка идем. Аны күрүгә, йөгерә башладым. Ә ул “кызым, тукта” дип артымнан чапты. Мин ниндидер кешеләргә сыенып, “коткарыгыз” дидем. “Кем ул сиңа?” дип сорагач, “бывший әти” дип җавап бирдем.

-    Әтиең ягыннан туганнар белән аралашасызмы?

-    Миңа 18 яшь булганда, әти үлде. Себергә эшкә киткән җирдән кинәт вафат булды. Аны табутта алып кайтып җирләгәннәр. Хәзер исән булса, бәлки аның белән аралашыр идем. Әни дә әтине кабат кабул итәргә мөмкин булуын әйтте. Ул юмор хисле булган. Әни әйтүенчә, ул сыйфат миңа әтидән күчкән. Аның туганнары белән без бик яхшы мөнәсәбәттә, алар әнине дә, мине дә якын итәләр. Авылга кайтканда, әтинең бертуган абыйсы Ирек абый янына керәбез. Әтине искә алган саен күзенә яшь тула. Әнигә дә җиңел булмаган. Ләкин шуңа да карамастан, ул әтигә ачу сакламый. Әни кабат кияүгә чыкты, энекәш алып кайтты. Эмильгә – 1, миңа 10 яшь булганда, без Казанга күчендек. Хәзер энемә 23 яшь. 

Әңгәмәнең дәвамын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

12

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Нинди генэ язмышлар юк,эле яна гына туган Чирмешэн якларыма кайтып энием,этиемнен,мине устергэн эбием каберлэрендэ булып килдем,минемдэ эти белэн эни мина 1 яшь чакта аерылышканнар,этием ойлэнгэн тагы 6 баласы туган,эниемдэ тормышка чыкты анда да сенелем белэн энием бар,бугенге кондэ мин аларнын ин олы апалары,бик матур якты истэлеклэр калдырып киттелэр,мин аралашам энелэрем,сенеллэрем белэндэ,этиемдэ алиментын тулэгэн,бик тату очрашып,туганлашып яшибез аллага шокер! Урыннары ожмахта булсын!

    Мөһим

    loading