16+

Гөлназ Шәрипҗанова үзенчәлекле бизнес ачкан

Татар эстрадасы артисты Гөлназ Шәрипҗанова бүген туган көнен билгеләп үтә. Бу уңайдан Гөлназга шалтыратып, гомер бәйрәме белән котладык һәм соңгы яңалыклары белән дә кызыксындык.

Татар эстрадасы артисты Гөлназ Шәрипҗанова бүген туган көнен билгеләп үтә. Бу уңайдан Гөлназга шалтыратып, гомер бәйрәме белән котладык һәм соңгы яңалыклары белән дә кызыксындык.

“Ниһаять, бик озак көтелгән җырыбыз дөнья күрде. Илназар иҗат иткән “Сайлап меңнәр арасыннан” дип атала ул. Тиз арада гына клип та төшердек. Бу җырга зур өметләр баглыйбыз. Ураза аенда банкет һәм башка чаралардан ял итсәк, икенче яктан, эш күп булды. Илсур белән икебез дә дәүләт эшендә эшлибез. Мин – Халыклар дуслыгы йортында режиссер, Илсур “Созвездие - Йолдызлык” проектында тавыш режиссеры булып эшли. 

Декабрь аенда “Кояшлы шәһәр” торак комплексыннан фатир алган идек. Май аенда фатирыбызда ремонт башланачак. Озак көтәргә туры килде, чөнки безгә кирәкле бригадага чират озын иде. Җәй көне акча туплап, көзгә күченергә ниятлибез, Аллаһы боерса. 

Февраль аенда кояштан саклый торган күзлекләр интернет-кибетен ачып җибәрдем. Казан буенча үзем китереп бирәм, башка төбәкләргә почта аша җибәрәм. Бу шөгыль миңа бик ошый. Хатын-кызларның шундый кечкенә генә аксессуардан да шатлануы мине тагын да канатландыра”, - дип сөйләде безгә Гөлназ Шәрипҗанова.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading