16+

Гүзәл Идрисова: “Ирләр читтән эзли икән, димәк өендә юк”

Гүзәл Идрисова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Гаиләдә бердәнбер хатын-кыз булгач, үземне карарга тырышам. Малайлар да матурлыкны шундук күреп ала, җылы сүзләрен яудыра башлый. Кием-салым кибетенә йөрү дә кәефне күтәрә", - ди Гүзәл.

Гүзәл Идрисова: “Ирләр читтән эзли икән, димәк өендә юк”

Гүзәл Идрисова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Гаиләдә бердәнбер хатын-кыз булгач, үземне карарга тырышам. Малайлар да матурлыкны шундук күреп ала, җылы сүзләрен яудыра башлый. Кием-салым кибетенә йөрү дә кәефне күтәрә", - ди Гүзәл.

– Илназ белән еш сүзгә киләсезме? Илназның кайсы ягы ачуыңны чыгара?

– Оныта торган гадәте ачуны чыгара. Җилбәзәклеге бар. Җыр яза торган, иҗади кеше бераз хыялый була. Һавада очып йөри. Ир-атларның берьюлы ике эшне эшли алмавына да инандым. Хатын-кыз бер үк вакытта ашарга да пешерә, савыт-саба, кер юа, туры эфир да алып бара. Ирләр алай эшли алмый. Илназ – кызу кеше. Әгәр юлда берәрсе ялгыш кына юлын кисеп үтсә, тотып кыйнар дәрәҗәгә җитә. Учагын сүндереп җибәрмәсәң, нык кабына. Илназ балаларга кырыс булырга тырыша. “Безне шулай тәрбияләделәр”, – ди. Ә мин психологияне укыштыргалыйм. Хәзер бөтенләй башка дөнья. Баланың фикерен тыңлый белү, аның талантын ачу мөһим. Аны боерык рәвешендә түгел, ә хуплау, мактау аша эшләргә кирәк. 

– Арагызга чит-ятлар кергәне бармы? Хыянәтне кичерә алыр идеңме?

–  Юк. Аллаһка шөкер, әлегә андый хәлләрнең булганы юк. Моннан соң да булмасын дип телим. Ир-ат ни өчен хыянәт итә? Димәк, аңа өйдә игътибар, наз, тәмле ризык, җылы мохит җитми. Әгәр ир кешенең өйгә кайтасы килеп торса, ул чит-ятка карамаячак. Әгәр читтән нидер эзли икән, димәк, мин санап үткәннәр өйдә юк. Ир-атны өйдә яратып көтеп торырга кирәк. Ә инде, Аллаһы сакласын, хыянәт була калса, кичерә алмаячакмын.

– Гүзәл, романтикага вакыт каламы?

– Бик калмый шул. Җәйләрен кайбер кешеләр кебек балаларсыз торган юк. Кич белән тынлыкта утыргычта утыру, ерак юлларга чыкканда, берәр кафега кереп ашау да безнең өчен үзенә күрә бер романтика. Мин һәркайда да балаларны үзебез белән алырга тырышам. Бигрәк тә ялга. Алардан башка диңгездә ял итүне күз алдына да китерә алмыйм. 

– Чынлап та, син балаларга зур игътибар бирәсең. Баланы берьюлы берничә түгәрәккә йөртүгә ничек карыйсың?

– Минемчә, баланы бер юнәлештә генә үстерергә кирәк. Кайбер кешеләр баласын биюгә дә, җырга да, рәсемгә дә йөртә. Бу дөрес түгел дип саныйм. Түгәрәкләрдән соң кичен өйгә кайтып, дәресләргә утыру баланы нык ардыра. Баланың урамга да вакыты калырга тиеш. Камилне футболга, биюгә йөртеп карадык, барып чыкмады. Аннары үзе теләп баянга язылды. Аллаһка шөкер, сәләте ачылып килә. Шушы юнәлештә аны үсендереп торабыз. Рамил күбрәк спортка тартыла. Аңа үҗәтлек хас. Марсельнең әлегә сәләтләре күренми, рәсем ясарга ярата. Курайда уйнарга өйрәнергә тели. Холкы буенча бик сабыр, тыныч, күз тимәсен. 

– Ир бала тәрбияләүнең нинди кыенлыклары бар?

– Малайлар белән коры булырга кирәк дигән сүз белән килешмим. Киресенчә, дус булырга кирәк. Үсә төшкәч, уй-серләрен сөйләсеннәр өчен аларга иптәш булу мөһим. Өлкәннәргә, хатын-кызларга карата хөрмәт тәрбияләргә кирәк. Чисталык, пөхтәлеккә өйрәтү дә шарт. Малай кешене чын ир-ат итеп тәрбияләргә кирәк. Ул – әнисенең, гаиләсенең, туган җиренең яклаучысы да, саклаучысы да. Тәрбияләүдә теге яки бу сорау туса, психологиягә мөрәҗәгать итәм, китаплар укыйм. 

– Сиңа дуэтта җырлау ошыймы, әллә аерым гына? Нинди җырларга өстенлек бирәсең?

– Икесе дә ошый. Дуэтта җырлаганда, бер-береңә энергия биргәч, җыр тагын да матуррак, җанлырак була кебек. Мин салмак, мәгънәле җырларга өстенлек бирәм. Күңелемә шундый җырлар якын. Соңгы вакытта әниләр темасы күңелемә керде. 

– Үзеңә вакытың каламы? Гүзәлнең күңелен күтәрү өчен нишләргә кирәк?

– Кызлар белән очрашсам, рәхәт булып китә. Андый очрашулардан илһамланып, гаиләмне сагынып кайтам. Матурлык салоннарына да барам. Гаиләдә бердәнбер хатын-кыз булгач, үземне карарга тырышам. Малайлар да матурлыкны шундук күреп ала, җылы сүзләрен яудыра башлый. Кием-салым кибетенә йөрү дә кәефне күтәрә.

– Үз йортыгыз белән яшисез. Бакчада ни генә үстермисең. Шәһәрдә үскән кыз баланың шундый тырыш булуы сокландыра.

– Кечкенәдән авыл тормышын яраттым. Әниләрнең бакчасы бар иде. Авыл бакчасында да эшләдек. Эштән курыкмыйм. Бакчамдагы чәчәкләр янына чыккач, күңелгә рәхәт булып китә. Чирәмнән ялан тәпи йөрүдән энергия алам. Үзең үстергән помидорны өзеп ашау үзе зур бәхет. Җиргә, бакчага мәхәббәтне балаларда да тәрбияләдем. Һәркайсының үз түтәле бар, шуны карап, чистартып, су сибеп торалар. 

– Бәхетле гаилә коруның сере нидә, Гүзәл?

– Мөмкин булганча, гаилә белән ял итәргә, экскурсияләргә йөрергә кирәк. Күптән түгел бергәләп Мәскәүгә, аннан соң Төркия бардык. Кайбер гаиләләрдә балалардан башка гына ял итү гадәте бар. Мин моны бөтенләй хупламыйм. Һәр җиргә бергә йөрергә кирәк. Балаларны да шулай өйрәтәм. Аннан соң ата-ананың үзара мөнәсәбәте дә зур роль уйный. Ата-ана бәхетле икән, балалар да шуны күрә, тоя. Малай кеше булачак хатынын әнисенә карап сайлый. Шуңа күрә әни кешенең үзен ничек тотуы да мөһим. 

Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.

Язмага реакция белдерегез

17

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    7

    2

    Гузэл ирлэр тамагы ач,эсте ялангач булганга читкэ йерми,киресе булганга йери,ышанып утырма,мин булдырам диеп тэ узенне мактама,бер кенне кычкырып эйткэн сузлэрен эчен укенергэ туры килмэсен,сез бик матур гаилэ,тигезлектэ яшэгез,мин сезне хермэт итэм ,тырыш гаилэ сез,исэн сау булыгыз

    • аватар Без имени

      6

      0

      БИК дорос эйтэсез

      • аватар Без имени

        0

        0

        Азгын,гулящий затлы бэндэ булса, хатыны остеннэн барыбер йориячэк, хоть мировая красавица булсын янында

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик иртэ мактанып утырма Гузел........

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик иртэ мактанама элеее.............

            Мөһим

            loading