16+

Гүзәл Карамиева: "Тамак төбенә төер утыра..."

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры Гүзәл Карамиева Казанда узган концерттан соң уй-фикерләре белән уртаклашты. Ул шулай ук Илсөянең 20 еллык юбилей концертын кайда үткәрергә теләвен дә әйтте. 

Гүзәл Карамиева: "Тамак төбенә төер утыра..."

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры Гүзәл Карамиева Казанда узган концерттан соң уй-фикерләре белән уртаклашты. Ул шулай ук Илсөянең 20 еллык юбилей концертын кайда үткәрергә теләвен дә әйтте. 

“Казан! 11 көн! Чынлап та, гап-гади авыл кызы шуның хәтле тамашачы җыеп, күзенә каратып тотар дип кем уйлаган?! Тамашачының сәхнәдән Илсөяне җибәрәсе килмәве, ирексездән күзләргә яшь китерә, тамак төбенә төер утыра... Бу халәт әле бик озакка барачак... Әйтәсе килә, бу халәт артында күпме йокысыз төннәр, тырышлык. “Ял ит, Илсөя” дигән сүзгә Илсөянең җавабы: “миңа бүген кирәк, Гүзәл!” дигән сүзне ишетәм. “Иртәгә эшләрмен әле” сүзен Илсөядән мәңге ишетмәссең.

Илсөя, син - зур хәрефтән молодец! Син - сәхнә өчен яратылган бала, син - халыкчан, гади, син - “чын”, шуңа күрә сине кечесе дә, олысы да хөрмәт итә. Синең сөйләм телеңә, креатив булуыңа, сәхнә киемнәреңнең эскизларына кадәр үзең ясап утыруыңа таң калам мин. 

Күпләрегез 20 еллык юбилей концертын “Татнефть Арена”да үткәрегез дип әйтә. Әлбәттә, анда да уздырырга мөмкин. Оештыручылардан да тәкъдимнәр күп булды. Тамашачыларыбыз да җыелыр, ләкин ИБның җавабы шулайрак: “миңа тамашачының күзен күрергә, алар белән бер дулкында булырга кирәк, аренада бу мөмкин түгел”, диде. Шуңа күрә иң уңайлы зал әлегә – УНИКС концертлар залы”, - ди Гүзәл.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Илсөя үзе дә үжат, тәвәккал. Әмма үзең сәхнәга чыгаруда Илфак абыйнын өлеше зур булуын беркайчан да онытмасын иде.

    Мөһим

    loading