16+

Гүзәл Уразова туганын тапкан....

Татар йолдызлары игезәкләрен эзли башлаган

Гүзәл Уразова туганын тапкан....

Татар йолдызлары игезәкләрен эзли башлаган

Татар җырчылары һәм актерлары Инстаграм битләрендә үзләрен чит ил һәм Россиянең танылган шәхесләре белән чагыштыра башлады. Махсус кушымтага фотоларын кертәләр дә, йөз чалымнары белән кемгә охшаган икәнен ачыклыйлар. 

Әйтик, “Татар радиосы” алып баручысы, журналист Айсылу Леронны әлеге кушымта Болливуд йолдызы Айшвария Райга охшаткан. Айсылуның Кристина Агилери, Сиара, Лив Тайлер белән дә охшаш чалымнары бар икән. 

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованы кушымта чит ил җырчысы Шакирага охшаткан.

- Әтинең күптәннән сөйләгәне бар иде... Әби-бабаларыбыз Колумбиядә яшәгән дип. Әмма Шакира белән туганнар икәнне бүген белдем! Менә бит геннар нинди көчле нәрсә: икебез дә охшаш, икебез дә җырчы. Сагындым, Туганымны! – дип шаярткан Гүзәл Инстаграм битендә. 

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Зөлфия Вәлиева берничә фотосын кушымтага кертеп караган. Хәтта фотога күзләрен кылыйлатып, кыланып та төшкән. Ләкин барлык сурәтләрдә дә кушымта аны безгә “Голодные игры” фильмы аша таныш булган Голливуд актрисасы Дженнифер Лоуренска охшаткан. 

Данир Сабиров үзен түгел, Татарстанның халык артисты Айдар Галимовны сынап карарга булган.
-Хатынның любимчиклары. Породалары да бер икән! – дип язып куйган фото астына Данир. 

Айдар Галимов рус җырчысы Сергей Лазаревка охшаган икән. Шунысы кызык Сергей Лазарев Айдар Галимовтан 16 яшькә яшьрәк. Кушымта ике җырчы арасындагы яшь аермасын күрмәгән дә. Менә кемнән яшь булып калу серләрен сорашырга кирәк ул! 

Ләйсән Гыймаева Эмилия Кларкка, Дилә Нигъмәтуллина Дакота Фаннингка охшаган икән. 

Ә сездә кайсы танылган шәхескә охшаш чалымнар бар? Кушымтага кереп үзегезнең игезәгегезне дә таба аласыз. 

 

фотолар җырчыларның шәхси Инстаграм битеннән алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading