Шәһри Казан

Гүзәл Уразова үз кызының тавышын танымаган

Шушы көннәрдә Гүзәл Уразова кызы Эллариның җырлавын Инстаграм аккаунтында урнаштырды.

Әлеге видео тиз арада 250 меңгә якын караулар, 2000нән артык комментарий җыйды. Эллариның тавышын ишеткәннәр: "Бу кыз әнисен дә уздырыр әле", - дигән фикергә килгән.

Гүзәл гастрольләрдә вакытта Ильдар аңа ватсап аша аудиоязма җибәрә. Җырчы моңа артык игътибар бирми, ниндидер чит ил җырчысы дип кенә кабул итә. Гүзәлдән берниндидә реакция булмагач, Ильдар: «Бу кызны Кремль концертына алабызмы соң»- дип яза. Аңламагач, шалтыратып: «Кем соң бу? Кемне алырга җыендың?» - ди. Ильдарның: «Бу бит Эллари!» - диюе, Гүзәлне шок хәлендә калдыра.

Реклама

«Бу хәбәрдән ярты көн хушыма килә алмадым», - ди җырчы.
Эллари бүгенге көндә 8нче сыйныфта укый. Олимпиадаларда катнаша, уңышлары белән әти-әнисен сөендерә.

"Балаларыгызның җырчы булуын телисезме?" - дип сорадык Гүзәлдән. Ул: "Кем булса да булсыннар, иң мөһиме - кешелекле булсыннар, бездән дә яхшырак булсыннар, зуррак уңышларга ирешсеннәр. Барлык ата-аналарга да шуны телим: балаларыбыз игелекле булсын!" - ди җырчы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (5)
Осталось символов:
  • 9 март 2019 - 17:09
    Без имени
    Молодец
  • 6 март 2019 - 19:37
    Без имени
    Обязательно пробуйте с в шоу Голос!!!!!
  • 4 март 2019 - 21:37
    Без имени
    Бигрэк матур жырлыйсыз .Мина бик тэ ошый👍
  • 4 март 2019 - 20:10
    Без имени
    Это просто шикарно,😍Советую на голос дети😘Голос просто аттпад🌟🌟
  • 4 март 2019 - 18:04
    Без имени
    👌🏻супер!!! Молодец!!!❤️