16+

Гүзәлия: “Ялган дип төртеп күрсәтергә ашыкмагыз"

Танылган автор башкаручы, продюсер Гүзәлия өр-яңа җырын тәкъдим итте. “Рәхмәт, Ходай” дигән җырда “Рәхмәт, Ходай, яшәү көче биргән өчен, әни булып бик бәхетле иткән өчен”, - дигән сүзләр бар. Гүзәлия әйтүенчә, бу җырда аның язмышы да чагылыш тапкан.

“Кадерле инстадаш дусларым! Табигатьнең яшәреп, сафланып чәчәкле язларга кереп барган мәлләре. Көннәре әлегә бик куандырмаса да, чын язларга ерак калмады инде. Ә язны көткән арада, күңелләргә ямь өстәп җибәрер өчен яңа җырыбызны каршы алыгыз.

Кешеләрнеке кебек, һәрбер җырның да үз язмышы була. Бу җыр - күп еллар буе, әйләнеч юллар, каршылыклар аша үтеп, уңышларга ирешкән, биеклекләр яулаган, барлык хыялларын тормышка ашырган бер хатын-кызның Ходай Тәгаләгә, язмышына рәхмәтен җиткергән җыры. Шул ук вакытта бу җыр берничә көчле хатын-кызның энергиясеннән тудырылган... @flura.ahatovna@gulfiya_shakirova_official һәм үзем ... 

Җырның көй авторы, башкаручысы буларак шуны әйтә алам, бу җырда минем дә язмышым чагылыш таба. Кисәтеп куям, кайбер нәрсәләр миңа туры килеп бетми икән, ялган дип төртеп күрсәтергә ашыкмагыз. Хатын-кызга әзрәк хыялланырга да ирек бирегез инде!!!

Бу җыр һәм аны ни өчен үзем башкарганымның тарихы белән сезне соңрак таныштырырмын...
Ә хәзергә яңа җырыбызны тыңлап ләззәтләнә аласыз, үзегезнең кичергән хисләрегезне, уй-фикерләрегезне язып җибәрегез. Безнең өчен бу бик мөһим!!! Алдан ук рәхмәт барыгызга да!!!” - дип язган Гүзәлия. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading