16+

Хәния Фәрхи: «Үзем малай таба алмаган идем, кызым безне уллы итте»

31 май көнне Хәния Фәрхинең кызы Алия өченчегә әни булды. 10 яшьлек Əминә белән 3 яшьлек Ясминәнең энесе туды! 3800 граммлык баһадир сабый Казан бәби табу йортларының берсендә туган. "Үзем малай таба алмаган идем, кызым безне уллы итте", - дип сөенә дәү әни.

- Əле дә оныгым туганга ышанып бетә алмыйм. Бәхетнең бәхете бит бу! Уйлап кына карагыз әле, өч оныгым бар!
Башта минем туган көндә, 30 июньдә, туар дигән идек, ашыкмады... Аннары, 1 июнь - Габделхәнең туган көне, ул көнне туар дип көттек. Ə ул 31е туды һәм хәзер бездә 3 көн рәттән бәйрәм!

Изге Рамазан аенда тугач, Рамазан исемен куштырачакбыз. Матур мөселман исеме. Балакайларыбыз исән-сау гына булсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading