16+

«Нигә безнең белән матур гына яши белмәдең»

Мин рус кызы. Әти-әнием чеп-чи руслар. Шәһәрдә үстем. Язмыштыр, буй җиткәч, татар егете белән таныштым.

«Нигә безнең белән матур гына яши белмәдең»

Мин рус кызы. Әти-әнием чеп-чи руслар. Шәһәрдә үстем. Язмыштыр, буй җиткәч, татар егете белән таныштым.

Үзен мөселман дисә дә, динен тотмый иде анысы. Ә менә русча сөйләшүе нәкъ минем кебек, бер бөртек тә акценты юк. Үзе әйтмәсә, бәлки мин аның татар икәнлеген дә белмәс идем. Таныштыргач, әниләр дә егетемне бик ошатты. Рус егете кебек иде ул, сап-сары чәчәле, озын буйлы, үзе акыллы, сәясәтне дә әйбәт белә, тарихны да су кебек эчә, дигәндәй. Апасы укытучы, үзе дә укыган. Ләкин төзелештә эшләп йөри иде, егетләрне үз һөнәрендә эшләтүе авыр бит. Акчасы кызыктырганын белә идем, аруырак эшкә кайтырга мин дә үгетләмәдем. Мут иде, мине тиз кулга төшерде. Хәер, кызларга күп кирәкмени? Яратам, гомерлеккә үземнеке итәм дигәч карышмадым. Балага узганмын. Әти белән әнидән яшермәдем. Егетем дә куркып калмады, эшне тиз тоттык – туй иттек. Ә туйдан соң ул мине авылга җитәкләп кайтып китте. Әнисе янына. Шунда яшибез, диде. Нишли алам инде, ир куенына кергәч, мин – хатын, аңа буйсынырга тиеш идем. Буйсындым да. 

Шәһәрдә үскән кыз балага авыл тормышы авыр булды анысы. Иртән торып сыер савасы, тавык-чебешен карыйсы, көн дә ишегалдына кадәр себерәсе, көненә әллә ничә мәртәбә ашарга пешерәсе... Эшне санап бетерерлек түгел. Барысына да өйрәндем. Хәтта сөт аертып каймак, аннан исә сары май ясый идем. Үзем гел русча сөйләшәм бит. Ә кайбер апайларның русчасы бик такыр. Әбиләр бөтенләй белмиләр диярлек. Үзләре миннән көләләр, имеш мин марҗа кызы. Ә авылга рус телле сатучы килсә сатулашырга мин кирәк! Анысына да түздем. 

Кайнанам белән бер сүздә яшәдек. Мине кызганып, эшнең авырын үзе эшли торган иде. Ләкин авыртып китте. Аяктан язса да, кызыбызны ул карашты. Дөрес, мин эшкә чыга алмадым, өйдәгесенә дә чак өлгерә идем. Аның каравы ирем белән арабыз бозылды. Әллә авыл бозды матур мөнәсәбәтләребезне, әллә авылдагы ирләр, дигәндәй. Авылда ул урманчы булып эшләде. Алтын бәясендә йөрде! Кемгә дә утын кирәк бит, яртысын кыстырып башта сөйләшергә киләләр. Килешә алсалар. Урманнан диләнкә сайлыйлар, андагы корыштырган агачларны җыештыргач, хәмер кисмәгенә чумалар. Аек чагын сирәк күрә идек. Әни дә көн саен орышып торды, мин дә. Сөйләшмәгән дә булдым, китеп тә карадым. Казанда берәр ай яшәп кайта идек тә, ялынып килеп алгач, үтәме диген барлы-юклы бер атна, кабаттан шул ук хәл башлана. Мин дә усаллана төштем. Ә усал телне кыскартуның чарасы бер генә – йодрык. Әй тукмалдым да мин ул авылда. Күз төпләре кара көеп йөрүләр дисеңме, аякка баса алмыйча интегүләр, кабыргам сынып, кулым имгәнүләр. Күрде башларым.  

Кайнанам үләр алдыннан аңа бер сүз әйтте. Әгәр дә гаиләңне таркатсаң, мәңге дә ризалыгым юк сиңа, улым, диде. Каберемдә зыр-зыр борылырлык итмә, дип тә өстәде. Мин инде аны шул сүзләрдән соң айныр, хәмергә кул сузмас дип тә уйлаган идем, ялгышканмын. Кая ул! Кайнанам үлгәч, тагын да котырып эчәргә кереште. Ә мин нәрсә, каршы дәшсәм – тәнемне зәп-зәңгәр итә, эндәшмәсәм хезмәтче хәлендә. Кызыбыз да нәрсә күрә соң? Ир-атның шүрәле кебек кылануын да, хатынга карата булган коточкыч мөнәсәбәтен... Озак уйлагач, араларны өзәргә булдым. Ни күрәм бу авылда дип уйладым. Кызыма нинди белем бирәм? Исерек әти янында нинди тәрбия күрә ул?

Төянеп киттем. Гомерлеккә. Авыл халкы да бик яраткан иде үземне. Тора-бара мин русчамнан бизеп, вата-җимерә гел татарча гына сөйләшергә күчкән идем бит. Тел өйрәнүе авыр түгел лә, гаиләңдә, күңелеңдә тынычлык булсын икән. Җыенып киткәч, ирем артыбыздан ялынып килмәде. Бездән башка да яши алам дип уйлады. Яшәде ул яшәвен, тик эт типкәсендә. Кадере югалды. Телгә оста иде, клубка чыкса да кызларны күзенә каратып тотты, тик тузган өйгә, холыксыз кеше белән яшәргә кем ризалык бирсен? Үтте гомере әрәмгә. 

...Берникадәр вакыттан соң хәбәре килеп иреште, тормыш аны тәмам тезләндергән. Урманчылыктан да куганнар, шәһәргә килеп төпләнгән. Ләкин безнең янга аяк та атламады ул. Горурлыгы! Минем матур тормышларда яшәвемне күреп, үртәләсен белә бит. 

Шулай да күрештек! Мин хастаханәдә идән юучы булып эшлим. Анысы өстәмә эш, кызны укытырга кирәк булгач, өстәмә керем хакына дип урнашкан идем. Палатаны юарга дип килеп керсәм бу ята. Картайган. Йөзләрен җыерчык баскан. Үзе ябыккан. Йә, Аллаһым, дидем күргәч. Без китеп, син нәрсә оттың, нигә безнең белән матур гына яши белмәдең, дидем. Беренче һәм соңгысы итеп әйткән сүзем шул булды үзенә. Ә ул эндәшмәде. Сүзсез дә аңлашыла бит, нәрсә дисен соң инде? Акчасы юк, киемнәрне сәләмә, җитмәсә авыру урынга еккан. Аягын кистеләр. Кызыма әтисе ханыкда әйтергә юкмы, менә шунысы борчый мине. Әйтсәм, янына барып йөрик, йөри алмаса өйгә алып кайтыйк, диячәк. Ул әтисен бер мизгелдә кичерер дә, ә минем аны кичерерлек хәлем юк. Үпкәләрем бик зур.

Мин кул сузсам ул үзе дә бик рәхәтләнеп кайтып утырыр иде. Картайган көндә хатын тәрбиясе бик кирәк бит ул. Ләкин өзелгән тормышларны ялгарга соң инде, соң...

Марина Галимова.
Казан.
Фото: https://ru.freepik.com/


 

Язмага реакция белдерегез

4

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шул кирэк, ятсын хэзер ялгыз. Жэллэмэ, Сезне жэллэп тормаган, домбэслэгэн

    • аватар Без имени

      0

      0

      Балагызга әйтегез, сез аның өчен эшли дә, әйтә дә, уйлый да алмыйсыз. Аллаһы Тәгалә барысын да хәерле итсен. Аллаһыдан сорагыз, ул юлын күрсәтер...

      Мөһим

      loading