16+

«Тун астында»гы кәтлит рецепты

Кәтлит өчен: 1 кг күркә итеннән фарш 2 йомырка, берничә телем ак ипи кисәге, 1 аш кашыгы майонез, 120 мл сөт, тәменчә тоз, борыч, 250 гр каты сыр, 50 гр ак май, 2 помидор, үсемлек мае кирәк булачак.

Ипине сөттә җебетеп фаршка кушабыз.  Йомырка,  тоз, борыч, теләсәгез,  1 аш кашыгы майонез кушып,  әйбәтләп болгатабыз. Әлеге массадан якынча 10 кәтлит чыга. 
200 гр сырны һәм ак майны озынча итеп кисәргә.
Кулыгызны юешләтеп, шарчыклар  формалаштырырга. Шар эченә сыр һәм аның өстенә май куярга. 
Кәтлитләрне ике яклап та алтынсу төскә кергәнче (пешеп беткәнче түгел!) үсемлек маенда кыздырырга. 
Аннан соң тирәнрәк савытка төзеп,  бераз су өстәргә. Кәтлитләр өстенә телемләп киселгән помидор төзәргә. Помидор өстенә майонез сыларга һәм угычтан уылган сыр сибеп, 200 градуска кадәр җылытылган духовкада 30-35 минут пешерергә.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading