16+

"Җиде ел фыщть итеп узып киткәне сизелмәде дә"

Бүген Зинира белән Ризат Рамазановларның туй көне!  Җырчы гаиләне матур бәйрәме белән котлыйбыз! 

"Җиде ел фыщть итеп узып киткәне сизелмәде дә"

Бүген Зинира белән Ризат Рамазановларның туй көне!  Җырчы гаиләне матур бәйрәме белән котлыйбыз! 

Җырчылар инстаграм битләрендә җиде ел элек төшкән туй фотоларын урнаштырган. 

"7 ел фыщть итеп узып киткәне сизелмәде дә. Зинира,  рәхмәт сиңа барысы өчен дә, кызыбызны исән-сау үстереп, тагын бер иптәш алып кайтып, чөкердәшеп кенә яшәргә язсын!" - дип язган Ризат үз битендә. 

Яшьләрнең бергә тора башлаулары да кызык кына килеп чыккан.

- Мин урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультетына укырга кердем. Ләкин бер ел укыганнан соң, кызыксынуым бетте һәм Шәмси абый Закиров ярдәме белән Салават Зәкиевичның группасына күчтем. Зинира белән танышуыбыз да шунда булды. Баштагы елларда төркемдәш буларак кына сөйләшә идек, ә инде соңгы курсның май аенда ешрак аралаша башладык. Ул чагында миңа әти-әни Казанда 17 квадрат метр мәйданлы бүлмә алып биргәннәр иде. Бер ай гына аралашып йөргәннән соң Зинирага: "Әйдә, әллә язылышмый гына торыйп карыйбызмы?" - дип тәкъдим иттем. Чөнки тиздән уку бетәчәк һәм Зинира да Башкортстанына кайтып китәргә тиеш иде. Шуннан соң мин аны авылга, әти-әни белән таныштырырга алып кайттым. Ләкин ул вакытта да әле күңелдә мәхәббәт хисләре бөреләнмәгән, җитди уйлар, планнар да юк иде. Әти-әни аны бер күрүдә үк ошатты... Ә авылга кайтып килгәннән соң үземнең күңелдә дә нәрсәдер үзгәрде. Зинира Башкортстанга кайтып китсә, үкенечкә калмасмы, дип тә уйлый башладым. Безгә диплом тапшырганда аның әти-әнисе дә килде. Алар барысы белән бергә кайтып китәргә җыенганда, саубуллашканда тамакка төеп тыгылды да, Зинирага: "Мин сине кайтып алырмын, мөгаен", - дидем. Бабай исә: "Яшәргә уйлыйсыз икән, бары тик никах укытып кына", - дип, икеле-микеле уйларга урын калдырмады. Шуннан соң беркөнне әнигә кайттым да: "Әни, нишлим икән соң?" - дидем. Ул: "Никах укытыйк", - дигәч, Зинирага шалтыратып: "Ярар, алайса, кулыңны сорарга барабыз", - дидем. 35 яшьләрдә генә өйләнермен, дип йөргән җиремнән планнарым менә шулай 180 градуска борылды да куйды. Егет-кыз булып аралашуыбыз да нибары ике ай гына булды бит. Ярату, мәхәббәт хисләре дә кабынырга өлгерми калды. Никах көнендә дә әле миңа: "Минем кешеме икән соң бу?" - дигән уйлар тынгылык бирмәде, - дип искә ала мәхәббәт тарихларын Ризат. 

Зинира һәм Ризат Рамазановлар белән интервьюны тулырак әлеге сылтама буенча укый аласыз. 

Яшьләрне туй көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Мәхәббәтләре сүнмәсен-сүрелмәсен, бәхетләре ташып торсын! 

фото - vk.com

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading