16+

Иделия Казанга кайткан

«Татарстан-Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенә эш буенча баргач, очраклы рәвештә генә Татарстаннан китеп Америкада иҗат итүче автор башкаручы Иделияне очраттык. Ул әнисе Фирдания апа белән килгән иде. Сөйләшүебез бик кыска вакыт аралыгында гына булса да, Иделиягә кызыксындырган сорауларыбызны биреп өлгердек.

Иделия Казанга кайткан

«Татарстан-Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенә эш буенча баргач, очраклы рәвештә генә Татарстаннан китеп Америкада иҗат итүче автор башкаручы Иделияне очраттык. Ул әнисе Фирдания апа белән килгән иде. Сөйләшүебез бик кыска вакыт аралыгында гына булса да, Иделиягә кызыксындырган сорауларыбызны биреп өлгердек.

- Иделия, син нишләп Америкага киттең?
Бу сорауга Иделиядән бигрәк, әнисе җавап бирергә ашыкты:
- Мин кызымны Америкага китәргә үзем үгетләдем. Иделия Марс ( композитор, виртуоз музыкант Марс Макаров) белән безнең бердәнбер кызыбыз. Мәктәптә укыган чакта ук инглиз телен яхшы үзләштергән иде ул. Кечкенәдән актив булып үсте. Телевидениедә үзен сынап карады. Кызым белән бергә укыган дусты Надир (Америкада яшәүче татар композиторы Мәсгүдә Шәмсетдинованың улы) Иделияне Америкага чакыргач, каршы килмәдем, кызыма анда иҗади яктан үсәргә мөминлекләр күбрәк кебек тоелды. Дөрес, Марс баланы читкә җибәрергә теләмәгән иде, - ди Фирдания апа.

- Кызыгыз Казанга еш кайтамы соң? - дип кызысынабыз.
- Кайта, кайчак кайтканын сизми дә калабыз әле. Бер туганымның туенда сюприз ясады. Безгә әйтми генә кайткан. Туйда гына күрештек. Башта кызымны танымый да тордым, кара, Иделиягә ошаган кеше бар икән дип тә уйладым әле, - ди Фирдания апа.


Иделия "Яңа Гасыр" каналында балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рамилә Сәхәбетдинова белән.

- Иделия, син Америкада ниләр белән шөгыльләнәсең?
- Мин анда, яшим, иҗат итәм. Чит ил компаниясе белән төзелгән контракт нигезендә эшлим, реклама роликларында төшәм, үземне фотомодель буларак сыныйм. Инглиз телендә җырлар иҗат итәм. Казанда да бер җыр яздырдым әле.

- Ул җыр нәрсә турында?
- Бу җыр "Нарисованные" дип атала, рус телендә, бик моңсу әсәр. Иллюзия, ялган хыяллар белән яшәүче хатын-кызлар турында.

- Чит җирдә телне өйрәнү авыр булмадымы?
- Мин инглиз телен Казанда чакта ук белә идем. Ләкин мәктәптә британча-инглизчә өйрәндек, ә Америкада бөтенләй башкача сөйләшәләр. Шуңа да телне яхшырак үзләштерү өчен укырга керергә, мохиткә җайлашу өчен актерлык курслары да узарга туры килде. Гомумән, телләрне яратып өйрәнәм. Әле күптән түгел генә испан телен үзләштердем.

- Испанчаны русчадан яхшырак да сөйләшә әле ул, - ди Фирдания апа.

- Татарчаны да яхшы белә бит, - дим Иделиянең татарча аралашуына ишарәләп.

- Ә кем аның белән башка телдә сөйләшсен әле, мин татарча гына дәшәм аңа, - ди әнисе.

- Америкада татарлар белән аралашысыңмы?
- Әйе, Майямида узган Сабан туйларында катнашам. Читтәге татарлар өчен бу бәйрәм бик кадерле, туган якны сагыну,юксыну да сизелә. Чикаго татарлары белән элемтәдә торабыз, талантлы яшь егетләр белән яздырган уртак җырларыбыз да бар.

- Гәүдәң сокланырлык. Фотомодельләр башкача була да алмыйлардыр, берәр диета тотасыңмы?
- Юк. Диетада утырганым юк, бары күп ашамаска гына тырышам. Америкага киткәч, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, дөрес туклануга күбрәк игътибар бирә башладым. Спорт белән шөгыльләнергә тырышам.

- Киемнәрең дә гадәти түгел. Бу образларны үзең тудырасыңмы?
- Америка үзенекен итәдер, күрәсең. Хәер, иҗат итүче хатын- кызның бернәрсәсе дә стандарт булмый бит инде ул. Өендә дә җиһазларны үзенчә урнаштыра, люстрасы да гади булмый, мәсәлән, аннан таяклар чыгып торырга мөмкин.Кием дә үзенчәлекле булсын дип тырышам. Образларны үзем уйлап табам. Гадәти булмаган киемнәрне тектерәм, сатып та алам.

- Иделия, син кияүдәме?
- Юк, әмма ярәшкән егетем бар. Ул Америкада яши, татар түгел.

- Киләчәктә Татарстанга яшәргә кайтарга уйламыйсыңмы?
- Кистереп кенә әйтә алмыйм. Шулай да җәй айларында Казанга кайтып яшәү теләге бар. Җәен миңа Казанда да бик ошый.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading