16+

Ике Ришат татар эстрадасы артистларын баттлга чакыра?!

Эстраданың ике талантлы һәм популяр җырчысы Ришат Төхвәтуллин белән Ришат Фазлыйәхмәтов татар эстрадасы җырчыларын баттлга чакырды.

Ике Ришат татар эстрадасы артистларын баттлга чакыра?!

Эстраданың ике талантлы һәм популяр җырчысы Ришат Төхвәтуллин белән Ришат Фазлыйәхмәтов татар эстрадасы җырчыларын баттлга чакырды.

Ике Ришат машинада сөйләшеп утырганын видеога төшереп Инстаграмга урнаштырган. Егетләр эстрада турында фикер алыша.

“Мин татар сәнгате, теле һәм эстрадасының киләчәген күрмим. Хәзер рус җырчылары да җырлый башлады”, - ди Ришат Фазлыйәхмәтов.

“Баянга кушылып сузып җырлый торган халык җырларына, моңлы җырларга игътибар аз. Юк-бар җырларны эләктереп, күтәреп алалар. Тамашачыдан да күп нәрсә тора”, - ди Ришат Төхвәтуллин.

Нәтиҗәдә ике Ришат микрофонсыз баянга кушылып җырлау баттлын оештырырга була. “Теләсә кайсы җырчы белән баттл үткәрергә телим. Кемнең безнең белән баттлга чыгасы килә? “РТ-РФ” төркеменә рәхим итегез!” - ди Ришат Фазлыйәхмәтов.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

#ришатфазлиахметов #ришат @rishat_thv @rishat_thv_fann #батл

Публикация от РИШАТ ФАЗЛИАХМЕТОВ (@rishat_fazliakhmetov_official)

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading