- Артистлар арасында дуслык бар да, юк та – иллегә илле дип уйлыйм. Шәхсән үзем иҗат кешеләре арасында сак булырга тырышам. Чөнки шоу-бизнеста гайбәт күп: кем нәрсә кигән, кем кем белән йоклаган, аерылган, сатып алган һ.б. Мондый гайбәтләрдән ерак торам, чөнки миңа ул кирәкми, үземне түбәнгә төшерәсем килми.
- “Авыз пешкән” чакларың булдымы?
- Моннан берничә ел элек кайбер артистлар белән бик якын дуслар идек. Ләкин иртәме-соңмы кеше үз йөзен ача икән ул. Нәтиҗәдә аларга минем дуслык кирәкми булып чыкты. Мин барысы белән дә дус, берсенә дә начарлык теләмим.
- Эстрадада кемнәрне тыңлыйсың?
- Хатын-кызлар арасында Гүзәлия, Ильвира Хамматова, Зәйнәб Фәрхетдинова, Эльмира Калимуллина, Әлфинә Әзһәмова, Ильмира Нәгыймова, Илсөя Бәдретдинова иҗаты ошый. Ир-атлар арасында Данир Сабиров, Зәйнетдинне тыңлыйм. Калган җырчылар кызыксындырмый.
- Өйләнергә уйламыйсыңмы әле?
- 27 яшькә җиткәч, бу хакта ныграк уйлана башладым. Әлбәттә, өйләнеп, матур гаилә корасым килә. Абыйның баласына карап куям да, минем дә балалар үстерәсем килә башлый. Хәзерге заманда тыйнак, сабыр кызларны табу авыр. Холкым җиңел дип әйтмәс идем, шуңа күрә янымда сабыр кыз булуын телим. Әгәр миңа "Илдар, бәгърем" дип торса, дөньяда аннан да яхшы хатын булмаячак. Безнең арада булган хәлләрне дус кызларына барып сөйләсә, аның белән саубуллашырга туры киләчәк.
Комментарийлар