16+

Илгиз Мөхетдинов: "Кешегә мәхәббәт җитмәсә, ул акылдан яза"

Казан егете Илгиз Мөхетдинов - татар эстрадасының яшь, талантлы һәм өметле җырчысы. Бүген аның тормышы һәм иҗаты белән якыннан танышырга булдык.

Илгиз Мөхетдинов: "Кешегә мәхәббәт җитмәсә, ул акылдан яза"

Казан егете Илгиз Мөхетдинов - татар эстрадасының яшь, талантлы һәм өметле җырчысы. Бүген аның тормышы һәм иҗаты белән якыннан танышырга булдык.

- Илгиз, эстрадага кайчан килдең?

- Зур сәхнәгә 3-4 еллап элек аяк бастым. Төрле конкурсларда катнаштым, мәҗлесләрдә, шәһәр һәм республика күләмендәге концертларда җырладым. Айдар абый Фәйзрахманов үзенең концертына чакырды. Филүс Каһиров үзе белән гастрольләргә барырга тәкъдим итте. Менә шулай әкренләп эстрадага кереп киттем.

- Опера өлкәсенә ничек кереп киттең?

- Казан дәүләт консерваториясенең беренче курсында укыганда, кафедра мөдире музыкль спектакльдә кечкенә генә бер роль уйнарга чакырды. Ә инде икенче курста укыганда, ничек эшләгемне күреп, Нәҗип Җиһановның "Түләк белән Сусылу" операсыннан Түләк партиясен тәкъдим иттеләр. Бу иң авыр партияләрнең берсе булды. Без аны Мәскәүдә, Казанда һәм башка төбәкләрдә куйдык. Училищеда укыганда ук, операның нәрсә икәнен күрдек, артистларның аны ничек башкаруына соклана идек.

- Ни өчен моңа кадәр бер клип та төшермәдең?

- Һәрнәрсәнең үз вакыты дип уйлыйм. "Җиде кат үлчә, бер кат кис" дигән мәкаль бар. Шуңа күрә клип мәсьәләсен ашыкмыйча гына, җиренә җиткереп уйларга кирәк иде. Һәм, ниһаять, "Бик бәхетле булыр идек" җырыма төшерелгән тәүге клип бу атнада дөнья күрде. 

- Клипның үзенчәлеге нәрсәдә?

- Беренчедән, бюджеты белән аерылып тора. Клип арзан булмады. Аны сыйфатлы итеп төшерергә тырыштык. Икенчедән, сюжет борылышы үзенчәлекле. Лирик җырның сюжет нигезендә зур фаҗига ята. Сөйләп кенә аңлатып булмый, үз күзләрең белән күрергә кирәк.

- Клипны төшергәндә, нинди кыенлыклар белән очраштыгыз?

- Күбрәк техник яктан авырлыклар булды. Ачык һавада машинаны яндыру өчен төрле органнардан рөхсәт алырга, имзалар җыярга туры килде. Бу күренешне төшерү өчен янгын сүндерүчеләр безгә 20 минут вакыт бирде. Машина таудан тәгәрәп төшкәннән соң, шартлап янарга тиеш иде. Әмма тауга менгәндә, машина тау уртасында сүнеп калды. Биектау районы Мүлмә авылы халкына рәхмәт яусын. Авыл халкы машинаны тау башына алып менәргә булышты.

- "Хыял" продюсерлык үзәге белән килешү төзегәнсең икән. Продюсер белән җырчы арасында әледән-әле төрле низаглар чыгып тора бит...

- Бер дә курыкмадым, чөнки егетләр белән без күптән таныш. Нияз Сабиров белән беренче сыйныфтан бирле дуслар. Эдуард Никитин белән 3 елдан артык таныш. Барысын да уртага салып хәл итмичә, бу эшкә тотынмас идек. Шуңа күрә бар да тәртип.

- Килешү ничә елга төзелде? 

- Биш елга. Барлык кагыйдәләр дә үтәлеп бара.

- Быел гаилә коргансың икән. Хатының кайсы өлкәдән?

- Әйе, Аллаһка шөкер, быел өйләндем. Диана Казан дәүләт консерваториясенең актерлык осталыгы бүлеген тәмамлады. Ул - актриса. Бүгенге көндә мәктәптә балалар укыта. К.Тинчурин театрында чыгыш ясый, төрле проектларда катнаша. Ул - гаиләбезнең учагын саклаучы ныклы терәгем, сердәшчем, бердәнберем.

- Илгиз, мәхәббәткә ышанасыңмы?

- Ышанам. Мәхәббәт - бик көчле хис ул. Кемнедер бәреп ега. Ә кемнедер, киресенчә, югарыга, үрләргә алып менә. Чын күңелдән яраткан кеше сөйгәне, якыннары, гаиләсе өчен барысын да эшләргә әзер. Бүгенге көндә адәм затына мәхәббәт җитми. Шул сәбәпле, кеше акылдан яза. Мәхәббәтсез, ялгызың яшәү бик авырдыр ул.

- Бу дөньяда нинди зур хыялың бар?

- Иң зур хыялларымның берсе - исәнлектә-саулыкта, бәхеттә матур тормыш итү. Беркем белән сүзгә килмәдем, ачуланышмадым, Аллаһка шөкер, дип балаларга горурланып сөйләргә язсын иде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менэ ичмасам бу егетне чын артис,чын ир егет, чын кеше диптжйтергэдэ була,уз тырышлыгы белэн узен чыын татар ир егетлэре кебек тотуы белэн аерылып тора,,гафу итегез , мин бигрэктэ яшь артисларны кузэтэм,эгэр шелтэ язам икэн гэеплэмэгез,ИЛГИЗ энем унышлар сина алдагы юлында,хозер ильяс юлдаш булсын, нинди булган шулай кал молодец башка суз юк.

    Мөһим

    loading