16+

Илгәрәй мәрхүм әтисе истәлегенә гадәти булмаган клип төшергән (ВИДЕО)

Әтинең сүзләре чынга ашты, ди ул.

Илгәрәй мәрхүм әтисе истәлегенә гадәти булмаган клип төшергән (ВИДЕО)

Әтинең сүзләре чынга ашты, ди ул.

Танылган җырчы Илгәрәй яңа клибын әтисе истәлегенә багышлаган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр итә. 

“Бу клипны төшергәндә, әти дә исән иде. Урамда бакча эшләрен эшләп йөрде. Кергәләп: "Буламы, улым? Була, була! Вот шәп була бу", дип кәефне күтәреп йөрде. Үзенчә, улым, берәр җирегезне буямыйча калмагыз яме дип шаярып та куя иде. Үзем язам, үзем ышанмыйм әти турында “иде” дип язганыма. Әти, бүген клипны минем тамашачым күрәчәк. Син минем белән гел горурландың, алга таба да мин синең йөзеңә кызыллык китермиячәкмен”, - дип яза Илгәрәй.
 
“Әтинең сүзләре чынга ашты.Без күзләрне буярга онытканбыз. Игътибар итмәссез инде”, - дип тә өстәгән җырчы. 

Билгеле булганча, Илгәрәйнең әтисе Рәхимулла абый 1 декабрь көнне вафат булган иде. 

Видео: җырчының Ютубтагы каналыннан алынды


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading