16+

ИлГәрәй: "Сәхнәдә җырлаганда, концертымны төшергән оператор егылды"

Җырчы ИлГәрәйнең Казандагы концертында көтелмәгән хәл булган. Җырчының оператор егете җыр барышында сәхнәдә тамашачы алдында егылган. 

“Сәхнәдә җырлап басып торганда, оператор егетем кинәт абынып егылды. Билгеле, югалып калдым, нәрсә җырлаганымны оныттым. Үзем җырлыйм, ә үзем аны уйлыйм. Имгәнеп, зыян килмәсен, дип курыктым. Бу хәлне күзәтеп утырган тамашачының күңеле төшмәсен, дип тә борчылдым. Егетебез исерек түгел иде. Концерт тере тавышка булгач, үз тавышымны ишетер өчен сәхнәгә махсус мониторлар куйдым. Әле өстәвенә ут аппаратурасы да бар иде. Оператор егет “сәхнәдә төшергәндә, абынып егылмасам ярар иде” дип борчылган иде”, - ди ИлГәрәй.

Шунысы гаҗәп: оператор бер җыр эчендә өч тапкыр абынган. Үзенә зыян килмәгән. 

Эльвира ШАКИРОВА
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мескен егет

    Мөһим

    loading