16+

ИлГәрәй: "Вакыт яраларны дәваламый"

Татар эстрадасы җырчысы ИлГәрәй моннан нәкъ бер элек әтисен югалтты. “Әтине искә алмаган көнебез юк. Айга бер-ике тапкыр каберен чистартып, чәчәкләр үстердек, чардуган куйдык. Бүген аның рухына аш укытабыз”, - диде ул.

- ИлГәрәй, әтиеңә багышлап яздырган җырыңны кайчан ишетеп булачак?

- Иртәгәдән интернет киңлекләрендә тыңларга мөмкин. Бу җырны Ринат Рахматуллин иҗат иткән булган. Җыр тулысынча минем халәтемә туры килгәч, Ринат абыйның рөхсәте белән мин аны башкарырга булдым. Аны ишеткәч, төпчек кызым Камилә дәү әтисен сагынып елады. Барыбыз да әтине юксынабыз. Менә хәзер өйгә кайтып керер кебек. 

- Вакыт дәвалый, диләр. Шушы бер елда вакыт аз гына булса да, яраларны төзәтә алдымы?

- Юк. Киресенчә, вакыт узган саен әтине ныграк сагынам. Өйдә киемнәрен күргәч, эштән кайтыр да, киемнәрен киеп, ишегалдына чыгар төсле. Кичләрен әни, Айгөл һәм балалар белән әтине искә алабыз, кызыклы вакыйгаларны хәтердә яңартабыз. Элек төшерелгән видеоларны карыйбыз.

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading