16+

Ильмира Нәгыймова: "Минем урында булып карагыз"

Җырчы Ильмира Нәгыймова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Ике арада мәхәббәт булмаса да, хөрмәт булу шарт. Ә инде бер-береңә хөрмәт тә юк икән, андый гаиләнең киләчәге юк. Мәхәббәт, хөрмәт булмаган гаиләдә бер-береңне, балаларны газаплап яшәүнең мәгънәсен күрмим", - ди Ильмира.

Ильмира Нәгыймова: "Минем урында булып карагыз"

Җырчы Ильмира Нәгыймова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Ике арада мәхәббәт булмаса да, хөрмәт булу шарт. Ә инде бер-береңә хөрмәт тә юк икән, андый гаиләнең киләчәге юк. Мәхәббәт, хөрмәт булмаган гаиләдә бер-береңне, балаларны газаплап яшәүнең мәгънәсен күрмим", - ди Ильмира.

– Гаилә таркалуда ике як та гаепле була дигән сүз белән килешәсеңме?

– Килешәм. Гаилә учагын, мәхәббәтне ике як та сакларга тиеш. 

– Ә шулай да ни өчен болай булды соң?

– Ике арада мәхәббәт булмаса да, хөрмәт булу шарт. Ә инде бер-береңә хөрмәт тә юк икән, андый гаиләнең киләчәге юк. Мәхәббәт, хөрмәт булмаган гаиләдә бер-береңне, балаларны газаплап яшәүнең мәгънәсен күрмим. Аллаһка шөкер, хәзер икебезнең дә тормышлар җайланды, балалар да бәхетле. Балалар әтиләре белән күрешеп, аралашып тора. Шуңа күрә әгәр арада аңлашу булмаса, нигә бергә яшәргә? Кеше нәрсә әйтер икән дип, кеше сүзеннән куркып яшәргә кирәкми. Күңел кушканча эшләргә кирәк.

– Хәзер сез нинди мөнәсәбәтләрдә?

– Без аралашмыйбыз, аерылышканнан бирле күрешкәнебез юк. Бар да яхшы, Аллаһка шөкер. Иң мөһиме – ул балалар белән аралаша.

– Балаларны алганда да очрашмыйсызмы? 

– Русланны бер ел күргәнем юк. Ул килгәч, балаларга шалтырата да, алар үзләре җыенып урамга чыга. Кире китергәндә дә подъездга кадәр озатып куя.  

– Гаиләгез таркалгач, нинди генә сүзләр язмадылар. Күңелең төштеме? 

– Аерылышканчы миңа гел мактау сүзләре генә язалар иде. Мөгаен, мин шуңа ияләнгән булганмындыр. Ә гаиләбез таркалгач, миңа шулкадәр пычрак аттылар. Моңа кадәр һәр сүзне күңелемә якын ала идем. Ләкин хәзер тормышка карашым үзгәрде. Хәзер киресенчә, сүкми башласалар, сагаеп калам, популярлыгым төшә башлады бугай дип борчылып та куям (көлә). 

– Ул вакытта аудиториянең яртысы синең яклы булды, калганнар Русланны яклады...

– Килешәм, шулайрак булды шул. Хәтта үзара аралашкан дуслар арасында мине тәнкыйтьләп су буе смс язучылар булды. Әмма бер ел узгач, аларның барысы да миннән гафу үтенде. “Без сине аңладык”, – диделәр.

– Авыр булганда, яшәргә көч каян аласың? 

– Өйдәге ике баламнан. Аларга карыйм да, алга таба яшәргә кирәклеген аңлыйм. Башкача мөмкин дә түгел. 

– Балаларда җырга сәләт бармы? 

– Икесе дә җырлый, җыр-моңга сәләт бар. Шулай да Ясминә күбрәк рәсем ясарга ярата. Бик матур ясагач, мин аны рәсем түгәрәгенә бирдем. 

– Ильмира, үзеңне бәхетле дип саныйсыңмы? 

– Әйе! Аллаһка шөкер, әти-әнием исән-сау, балаларым янымда. Сеңлем дә янәшәмдә, балаларымны караша. Сәламәтлек, тугры тамашачыларым булсын, исән-имин эшләргә язсын.

– Син бүтән кияүгә чыгарга теләмим, дигән идең. Әле дә шул фикердәме?

– Гаиләм таркалган мәлдә, кияүгә чыгарга теләмим, дип өздереп әйттем. Ләкин хәзер фикерем үзгәрде. Әгәр юлымда ышанычлы кеше очраса, уйлап карарга була.

– Казанга күченү хыялың барлыгын беләм. Ни өчен? 

– Дүрт ел Казанда укыдым. Укып бетергәч тә, өч ел Казанда яшәдек әле. Балалар тугач, аларны калдырырга кеше булмагач, кире Чаллыга кайтырга туры килде. Хәзерге вакытта Чаллы – Казан арасында яшим. Бу юлны аена ничә тапкыр үтәмдер. Бик авыр. Казанда төпләнсәк, җиңелрәк булыр иде. Аннан соң үзем дә Казанны яратам.

– Ялгышмасам, быел беренче тапкыр чит илгә бардыгыз?

- Үз көчем белән тырышып акча җыйдым, Сабан туйларында эшләдем. Минем алда сайлау торды – йә өйгә ремонт ясау, йә балаларны чит илгә диңгезгә алып бару. Чит илгә баруны сайладым. Балаларымны, сеңлемне Төркиягә алып бардым. Барыбыз да беренче тапкыр диңгезне күрдек. Рәхәтләнеп ял итеп, бик ошатып кайттык, Аллаһка шөкер.

– Ильмираның бөтен җире ясалган, диләр. Кайсы җирләреңне ясаттың? 

– Каш, керфек, ирен ясалган. Фигурамны да ясатырга туры килә, атнага ике тапкыр тренажер залына йөрим. Хәлемнән килгәнчә, үземне караячакмын. Мөмкин кадәр яшь булып каласы килә. 

– Сәхнә образларыңны ничек сайлыйсың? Үзең уйлап чыгарасыңмы, әллә тектерәсеңме?

– Стилистларым бар, һәр образны алар уйлап чыгара. Барлык сәхнә киемнәремне тектерәм.

– Син - татар эстрадасында шактый танылган, аның үсешенә өлеш керткән, җырлар иҗат иткән артист. Атказанган исеме алу турында хыялланасыңмы?

– Әлбәттә, андый теләк бар. Бу дәрәҗәле исемгә чын-чынлап лаек булгач, бирерләр дип өметләнәм. Ә үзем сорап йөрмәячәкмен.

– Әгәр синең турында китап язсалар, ул китапның исеме ничек булыр иде?

– Кызык сорау... “Минем урында булып карагыз әле...” дип аталыр иде ул. Читтән караганда, кеше тормышы җиңел кебек. Минем турында матур булып елмаеп йөри, дип уйлаучылар күп. Җилкәмдә күпме авырлык, күпме җаваплылык булганын белмиләр. Балаларны гына әйтмим. Ниләр кичергәнемне беркем дә белми. Көне, төне руль артында йөрим, ат кебек эшлим. Әле шушы режимда да үземне карарга вакыт табарга тырышам. Фитнеска да фигура өчен генә дә түгел, ә стрессны бетерү өчен йөрим. Авыр күнегүләр ясап киеренкелектән котылам.

– “Шәһри Казан. Язмыш”ны укучыларга теләкләрең?

– Исәнлек-саулык телим. Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз булсын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, матур, рәхәт итеп яшәргә насыйп булсын.

Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.

Язмага реакция белдерегез

77

0

2

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Рэхмэт,балакаем Эльмира,бэхетле сэламэт бул,начар бэндэлэргэ юлыкма,балалар хэсрэте курмэ.

    • аватар Без имени

      3

      2

      Тел сояксез,матур сойли.

      • аватар Без имени

        1

        0

        Молодец, бирешмә, алдагы тормышын якты булсын, сине якларлык, сакларлык кешегә кияүгә чык.

        • аватар Без имени

          2

          0

          Унышлар Сина, жырларынны бИК яратып тынлыйм, саламат бул кайгы хасрат курерга язмасын.

          • аватар Без имени

            2

            4

            👍👍👍🌹🌹🌹🌹🌹

            Мөһим

            loading