16+

Ильназ Баһ малай ясау серләрен ача

- Бу көннәрдә бөтен эшләр-мәшәкатьләр 27 ноябрьдә "Пирамида"да узачак концертым белән бәйле, - ди популяр җырчы Ильназ Баһ. - 33 яшькә 33 җыр әзерләнде, клиплар төшерәбез. Зур сәхнәдә иҗат итүемә быел ун ел булды. Шушы вакыйганы да иҗатташ дуслар, тамашачылар белән бергәләп бәйрәм итәрбез дип уйлыйм. Концертымда хезмәттәшләрем - Татарстанның...

- Бу көннәрдә бөтен эшләр-мәшәкатьләр 27 ноябрьдә "Пирамида"да узачак концертым белән бәйле, - ди популяр җырчы Ильназ Баһ. - 33 яшькә 33 җыр әзерләнде, клиплар төшерәбез. Зур сәхнәдә иҗат итүемә быел ун ел булды. Шушы вакыйганы да иҗатташ дуслар, тамашачылар белән бергәләп бәйрәм итәрбез дип уйлыйм. Концертымда хезмәттәшләрем - Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева белән Резидә Шәрәфиева, Азат Фазлыев һәм башка җырчылар мин иҗат иткән җырларны башкарачак. Олы улым Камил да чыгыш ясар дип планлаштырыла. Ул үз җырын башкарачак. Бөтен серләрне дә алдан чишеп бетерәсе килми, әмма тамашачыларны быел туган сабыйлар катнашындагы күңелле сюрпризлар көтә.

Әлеге программа белән төзелгән концертым Казанда гына куелачак. Республика шәһәр-районнарына башка программа белән чыгачакбыз. Әлегә аның исеме "Мөгез.. ягъни малай ясау серләре" булыр дип торабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading