Шәһри Казан

Илназ Гарипов ак Гелендвагены белән авариягә очраган?!

Интернетта җырчы Илназ Гариповның ак төстәге Мерседес Гелендваген машинасы юл һәлакәтенә очраган, дигән хәбәр таралды. Казанда мондый машиналарның нибары 4-5 булуы гына мәгълүм. Чынлап та, Илназның машинасы авариягә эләккәнме? Үзе ни хәлдә? Илназга шалтыраттык.

“Бер көн элек авариягә очраган минеке шикелле ак Гелендвагенның видеосын җибәрделәр. “Синекеме бу? Ни булды?” - дигән сораулар ява башлады. Юк, җәмәгать! Бер дә борчылмагыз. Видеодагы машина минеке түгел. Машинам да, үзем дә исән-сау, Аллага шөкер!” - диде безгә Илназ Гарипов.

Реклама

Исән-имин йөрергә язсын, Илназ!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: