16+

Илназ Гарипов шатлыклы яңалыгы белән уртаклашты

Татар эстрадасы җырчысы Илназ Гариповның тормышында сөенечле вакыйга булган. Бу шатлыгы белән котлап, җырчының үзенә шалтыраттык.

Илназ Гарипов шатлыклы яңалыгы белән уртаклашты

Татар эстрадасы җырчысы Илназ Гариповның тормышында сөенечле вакыйга булган. Бу шатлыгы белән котлап, җырчының үзенә шалтыраттык.

Ниһаять, Илназ куышлы булды! Җырчы Казан үзәгендә фатир алган. “Моңарчы ни өчендер фатир алырга теләк булмады. Хәзер вакыты җиткәндер дип уйлыйм. Казанда туган малай буларак, фатирны шәһәр үзәгеннән алдым. Ул филармония янында урнашкан. Ипотеканы 20 елга бирделәр. Үз гомеремдә өр-яңа әйбер алганым булмады: фатир да, машина да өр-яңа түгел. Мине бай егет дип уйласалар, ялгышалар. Без абый белән 4х6 мәйданлы йортта әни һәм әби белән үстек. Безгә артыгы кирәкми, булганы җитә. Бер эштән дә курыкмыйбыз. Ремонтны да үзебез ясап карарга булдык”, - дип сөйләде безгә Илназ Гарипов.

Илназны фатир алуы белән чын күңелдән котлыйбыз, яңа нигез бәрәкәтле һәм имин булсын!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading