16+

Илназ Гарипов + Шәһри Казан = могҗиза

Илназ Гарипов турында «Шәһри Казан»ның язганы бар инде. Арча районының Хәсәншәех авылында туып-үскән искиткеч талантлы егет тамашачыларны матур җырлары белән сөендерүен дәвам итә. Хәер, аны җырчы дип кенә булмый.

Илназ Гарипов + Шәһри Казан = могҗиза

Илназ Гарипов турында «Шәһри Казан»ның язганы бар инде. Арча районының Хәсәншәех авылында туып-үскән искиткеч талантлы егет тамашачыларны матур җырлары белән сөендерүен дәвам итә. Хәер, аны җырчы дип кенә булмый.

Ул сәхнәдә беркем эшләмәгән фокуслары белән дә шаккатыра. Аларны күргәч, бу егет мог­җизалар иясе, дип уйлыйсың...

Шуңа өстәп, Илназ берничә уен коралында да уйный: баянда, әрмән курае - дудукта, яшьләргә дә, өлкәннәргә дә якын җыр­лар җырлый. Ул үз иҗатына бик җитди караучы җырчы. Репертуарында үзе язган җырлар да, Илфак Шиһапов, Илназар кебек авторларның җырлары да шактый.

5 март көнне Филармония залында Илназ Гариповның сольный концерты узачак. Ул гади генә итеп: «Шоу № 2» дип атала. Тере тавыш, музыкантлар, яңа җырлар, фокуслар... Шоу-­тамашада махсус кунак буларак Илсөя Бәдретдинова һәм Айсылу да катнашалар.

Ә аннан Илназ шул программасы белән районнар буенча гастрольләргә чыга. Аның белән 14 мартта - Апас мәдәният йортында, 20 мартта Буа драма театрында очрашырга мөмкин булачак.

Килегез, үкенмәссез! Сүз уңаеннан, концертта «Шәһри Казан» газетасыннан да матур сюрпризлар көтә. Шунда ук газетага язылып, әниләрегезгә, әбиләрегезгә, сөйгән кешеләрегезгә, кыскасы, җаныгыз теләгән һәркемгә бүләк-сертификат та алырга мөмкин. Ә инде «Шәһри Казан» фотозонасында профессиональ фотограф эшләячәк, анда Илназ Гарипов белән фотога төшәргә мөмкин булачак. Барлык фотолар shahrikazan.com сайтында урнаштырылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading