Шәһри Казан

Илназ Сафиуллин: “Үпкәмнең 25 проценты зарарланган”

Танылган җырчы Илназ Сафиуллин коронавирус йоктырган. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итте.

Реклама

“Теге авыру миңа да иярде. Кичә компьютер томографиясе уздым. Үпкәмнең 25 проценты зарарланган. Иртәгә тагын анализлар алачаклар. Дәвалану курсы бирделәр, өйгә кайтарып җибәрделәр. Түләүсез медицина сыйфатының түләүлегә караганда күпкә югарырак икәненә инандым. Йогышлы авырулар хастаханәсенең барлык хезмәткәрләренә дә, табибларга да рәхмәт”, - ди Илназ. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: