16+

ИлСаф: «Кайгы кичергәннән соң, алга таба яшәү өчен ике генә юл бар...»

- Гаиләдә ниндидер үз принципларыгыз бармы? - Ул принциплар югалып бара инде. Диндә булганнар төгәл әйтә ала: түземлек белән сабырлык һәрчак һөкем итәргә тиеш. Уртак тел табу, юл бирү булырга тиеш – вәгазьләрдә шулай язылган.

ИлСаф: «Кайгы кичергәннән соң, алга таба яшәү өчен ике генә юл бар...»

- Гаиләдә ниндидер үз принципларыгыз бармы? - Ул принциплар югалып бара инде. Диндә булганнар төгәл әйтә ала: түземлек белән сабырлык һәрчак һөкем итәргә тиеш. Уртак тел табу, юл бирү булырга тиеш – вәгазьләрдә шулай язылган.

Элек, сүз дә юк, бөтенләй башка холыклы идем. Бүгенге хәлләрне дә элекке акылым белән башкача хәл итәр идем. Хәзер “Мин!” – дип кычкырып йөрмим һәм алай дип йөрүнең кирәге дә юк дип саныйм.
Диндә булуның уңай яклары бик күп. Аллага шөкер, хатыным да намазда. Бергәләп уразага керәбез. Мин әле юлда булып, уразамны калдырган көннәр дә була. Ә менә Зилә – бик төгәл кеше. Аның әти-әниләре дә диндә, алар зур үрнәк булып тора.

- Гадәттә, дингә кеше ниндидер тормыш авырлыкларыннан соң килә.
- Әйе, әмма башыңа авырлыклар төшкәнче намазга бассаң, яхшырак була.
Тамашачылар беләдер, минем беренче гаиләм бар иде. Миләүшә белән ике кызга гомер бирдек. Энҗебез бүген үзе гаилә корды, баласын үстерә, тик менә Айгөлебезнең гомере бик кыска булды. Балакаем 6 яшендә яман шеш белән авырды. Мәктәпкә 1нче сентярьгә генә бара алды, аннан соң йөрмәде. Чит ил табибларына да ярдәм сорап бардык, әмма афәт белән берничек тә көрәшеп булмады. Ел ярым интеккәннән соң, вафат булды.

Кайгы кичергәннән соң, алга таба яшәү өчен ике генә юл бар: беренчесе – төшенкелеккә бирелеп, эчүгә сабышу, икенчесе – үзеңдә көч табып, алга таба да яшәүне дәвам итү. Мин икенчесен сайладым.

Тик, кызганычка каршы, кызны югалтуыбызда бер-беребезне гаепләп, Миләүшә белән аерылыштык. Күпмедер вакыт араларыбыз бөтенәй бозылып бетте. Хәзер аралашып яшибез, кулымнан килгәнчә аларга ярдәм итешәм. Кызымны укытуны, кияүгә бирү мәшәкатьләрен үз өстемә алдым. Хәзер оныгыма сөенеп туя алмыйм. Онык туу – зур бәхет икән ул! Аны балалар табу йортыннан алып чыкканда күзгә хәтта яшьләр дә тулды.

Тормышымның авыр минутларында диндә булуым һәм тамашачым ярдәм итте. Элеккеге үк популярлык булмаса да, тугры тамашачы бар ул. Ә син һәрчак алар өчен иҗат итәргә тырышасың.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

21

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Илсаф.Айголегез сезгэ куктэн коч,куэт биреп тора.Ул сезне тоеп Яши.Без сезнен жырларынызны тынлап яшибез.Рэхмэт сезгэ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шундый авыр чакта Хатын ташлап кит.

      Мөһим

      loading