Һәр нәрсәнең үз вакыты, диләр. Татарстанның халык артисты ИлСаф та заманында популяр җырчы иде. Аның “Әбиләр чуагы” җыры әле дә колакта яңгырый. Тик еллар узды, ИлСаф эстрадада сирәк күренә башлады. Ә сәхнә өчен яралган җырчы сәхнәдән башка яши аламы? ИлСафның кабат иҗатка чумып, җырлар яздырып, тамаша залларын җыярга исәбе бар.