16+

Илсур Мортаза: «Бүген эстрадада теләсә кем артист булып эшли ала, шуңа татар җыр сәнгатенең үз йөзе калмады»

Әгәр берәр артист сәхнәдән югалып торса, тамашачы аны юксына башлый. Шактый еллар эстрадада юмор остасы булып эшләгән Илсур Мортаза да соңгы вакытта Казан сәхнәләрендә күренми башлады һәм бу сәбәпсез дә түгел: бүгенге көндә Буа татар дәүләт драма театрында эшли ул.

Илсур Мортаза: «Бүген эстрадада теләсә кем артист булып эшли ала, шуңа татар җыр сәнгатенең үз йөзе калмады»

Әгәр берәр артист сәхнәдән югалып торса, тамашачы аны юксына башлый. Шактый еллар эстрадада юмор остасы булып эшләгән Илсур Мортаза да соңгы вакытта Казан сәхнәләрендә күренми башлады һәм бу сәбәпсез дә түгел: бүгенге көндә Буа татар дәүләт драма театрында эшли ул.

- Илсур, ни өчен эстрададан китәргә булдың? Буа театры белән элемтәләр ничек башланды?
- Мин Раил Садриев белән балачактан таныш. Ул: «Әйдә, бездә эшләп карамыйсыңмы?» - дигәч, аңа каршы килмәдем. Театр ул - үзенчәлекле дөнья. Минем күптәннән спектакльдә уйнап карыйсым килә иде. Ниһаять, ул хыял тормышка ашты. Шулай да эстраданы ташлап бетерергә җыенмыйм. Алар бер-берсенә комачауламый.

- «Килә ява, килә ява» спектакле Камал театры сәхнәсендә дә барган иде. Сездә куелганында Фәрит Бикчәнтәев үзеңә сантехник Шәйхулла ролен биргән. Аның белән эшләү ничек булды?
- Камал театрында ул рольне Рәшит Шамкай, Ә­схәт Хисмәт кебек танылган артистлар уйнаган. Фәрит бе­лән эшләү зур тәҗрибә бирде. Ул күрсәткәнне, аның артыннан кабатлау җиңел түгел. Кызыклы гына образ килеп чыкты.

- Син сәхнәдә юмор жанрында эшләдең. Эстрададан соң театр бик җитди булып тоелмыймы?
- Әйе, эстрадада кеше көлдерү өчен нәрсә генә эшләмисең. Ә театрда артык сүз кирәкми. Анда килеп туган хәлдән мимика, хәрәкәтләр ярдәмендә чыгасың. Эстрадада тамашачы белән турыдан-туры элемтә була, ә театрда залга карасаң, образның сыйфаты югала.

- Элекке гадәт белән тамашачы хәзер дә елмаеп каршы аладыр әле үзеңне.
- Чыннан да, сәхнәгә чыгуга, тамашачы көлеп җибәрә. Юмор көтә. Спектакльдә юмор тирәнрәк. Эстрадада анекдотка күчеп барабыз бит инде.

- Театрда эшли башлагач, эстрадага карашың үзгәрмәдеме?
- Мин шундый фикергә килдем, бүген эстрадада теләсә кем артист булып эшли ала. Кемнеңдер әтисе, абыйсы бай. Бүгенге көндә эстрадада акча эшләү җиңел, дип уйлыйлар. Зәвык юк, теләсә кем көй яза, теләсә кем аранжировка ясый. Татар җыр сәнгатенең үз йөзе калмады. Мин бервакыт охшаш җырларга попуррилар да башкарган идем. Әмма аларга колак салучы гына булмады. Хәзер үз йөзе булган җырчылар аз, тембр буенча кайберләре бер-берсеннән аерылмый.

- Бүген эстраданы үзгәртергә мөмкинме?
- Идеология булмаганда, яшь буынны тәрбияләү мөмкин түгел. Совет чорында идеология бар иде. Хәзер мәгънәсез җырлар, башкаручылар шулкадәр күп. Берәр дәүләт программасы булганда гына эстраданы тәртипкә салырга мөмкин.

- Хатының Мәүлидә дә сәхнә кешесе. Үзе җырлар язып аларны башкарса да, соңгы вакытта күзгә чалынмый. Улыгыз Робертның да матур гына җырлавын беләбез. Киленегез Алия дә биюче. Читтән кеше эзләмичә, үзегез дә концерт программасы әзерли аласыз кебек...
- Безнең бергә яши башлавыбызга тиздән 25 ел була. Көмеш туебызга да килеп җиткәнбез. Шул уңайдан март аенда Тинчурин театрында үзебезнең концертны оештырырга ниятлибез. «Көмеш туй» дигән җыр да яздырырга исәп.

- Чирек гасыр дәвамында син ир кеше өчен кирәк булган нәрсәләрнең барысын да эшләргә өлгердең булса кирәк.
- Аллага шөкер, агач утырттым, бала үстердем, йорт салдым.

- Син бит әле дизайнер, рәссам да. Йорт салганда ул сәләтеңне кулланырга да җай чыккандыр.
- Әйе, йортыбызны үз проектым буенча салдым. Күп өлешен Мәүлидә белән икәү төзедек. Әмма ясаган картиналарым гына үземдә сакланмый. Дусларга бүләккә китә бара.

- Берничә ай элек оныгың туу үзеңә йогынты ясадымы?
- Мин бераз дуамалрак. Хәзер холкымны үзгәртергә туры килә. Бергә яшәгәч, балаларга үрнәк булырга кирәк. Гастрольләрдән дә оныгыбыз Оливияне сагынып кайтам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading