Шәһри Казан

Ильвира Хамматова: "Барысы да Ходай кулында"

Татар эстрадасы җырчысы Эльвира-Ильвира Хамматова (җырчы хәзер исемен яңача яза башлады) яңа сезонга әзерләнүе турында сөйләде.

Реклама

“2007 елдан бирле сәхнәдә иҗат итәм. Быел 18 октябрьдән Татарстан шәһәр-районнарында концертларым башлана. Аннары Себер, Башкортстан якларына чыгарга исәп, Аллаһы боерса. Пандемия дип куркып яшәп булмый, чыгарга кирәк. Барысы да Ходай кулында. Күптәннән үзем теләгән, күңелем кушкан җырлар, сценарий яздырдым. Концертымда өметле, талантлы яшьләр дә булачак. Аларга сәхнәгә чыгу мөмкинлеге бирергә кирәк дигән фикердә мин”, - диде җырчы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: