16+

Ильвира Хамматова: "Әти соңгы көненә кадәр үләсен белмәде, тереләм дип яшәде"

Татар эстрадасының популяр артисты Ильвира Хамматова – Балык Бистәсе районы кызы. Әти-әнисе чыгышлары белән Күгәрчен авылыннан. Әнисе – укытучы, әтисе – шофер. Гаиләдә алар өч бала үскән, Ильвира – төпчек бала.

Ильвира Хамматова: "Әти соңгы көненә кадәр үләсен белмәде, тереләм дип яшәде"

Татар эстрадасының популяр артисты Ильвира Хамматова – Балык Бистәсе районы кызы. Әти-әнисе чыгышлары белән Күгәрчен авылыннан. Әнисе – укытучы, әтисе – шофер. Гаиләдә алар өч бала үскән, Ильвира – төпчек бала.

– Әти белән әни эшкә киткәндә, төшкә кадәр башкарылырга тиешле эшләр исемлеген язып калдыралар иде. Абыйларга күбрәк эш эләкте, билгеле. Хәтта минем мәктәп сумкасын да уртанчы абый күтәреп алып бара иде. Әмма моңа карап кына эшне белмәдем түгел. Әнигә яшьтән үк инфаркт булган иде. Шуңа күрә ул, үзе белән ул-бу була калса дип, бөтен эшне өйрәтеп үстерде. Сыерын да саудык, тиресен дә түктек. Ләкин мин барыбер кадерле бала булдым, миңа һәр бәйрәмгә яңа күлмәк алалар иде. 

– Абыйларың белән яшь аермасы күпме? Арагызда туганлык хисләре көчлеме?

– Айрат абыйга – 50, Ильнур абыйга – 46, үземә – 38 яшь. Икесенең дә өчәр баласы бар. Карап торышка җитди кеше булып тоелсалар да, икесе дә нечкә күңелле алар. Концертта да, никахымда да күңелләре тулды. Беренче ирем белән аерылышканнан соң да, минем өчен бик борчылганнар иде. Мин һәрвакыт абыйларым канаты астында булдым. Иң авыр вакытларымда терәк булдылар. Төнлә шалтыратсам да, шундук килеп җитәргә мөмкиннәр. Аларга багышлап яздырган “Абыйларым” дигән җырым да бар әле. 

– Әтиең Зиннур абый көтмәгәндә вафат булды. Вакыт аз гына булса да яраларыңны дәвалый алдымы?

– Әтинең арабыздан киткәненә ун ел. 60 яше тулырга бер ай калганда кисәк кенә китеп барды. Үз гомерендә беркайчан сәламәтлегенә зарланмады, хәтта теш табибына да бармады. Ашказаны авырта башлагач, юллама белән Казан хастаханәсенә алып килделәр. Табиблар әтидә яман чирнең соңгы стадиясе булуын, ике айлап гомере калганын әйтте. Хастаханәдә калдыруның мәгънәсе юк, диделәр. Мин бу хәбәрдән коелып төштем. Әтинең чирен үзенә әйтмәдек, табиблар белән сөйләшеп аны ике көнгә хастаханәдә калдырдык. Шуннан соң әти дүрт айлап яшәде. Соңгы көненә кадәр үләсен белмәде, тереләм дип яшәде. Тормышны бик яратты. Шактый вакыт үтелсә дә, сагыну хисе бар, әти җитми. Мин әти кызы булып үстем. Бүген дә әти бик кирәк.

– Әтиеңнең зур хыялын тормышка ашырырга өлгердең. Шул хакта да сөйлә әле.

– Әти армия хезмәтен Украинада һәм Чехословакиядә үткән булган. “Украинаның Теребовля шәһәрендә крепость сакладык. Шундагы бер ташка “Зиннур Күгәрчен” дип яздым”, – дип безгә гел сөйли иде. Без ышанмый идек, ә ул: “Менә барам әле, күрсәтәм әле сезгә ул ташны”, – дия иде. Әтинең хәтере бик әйбәт иде, солдатларның, командирларның исемнәрен хәтерли иде ул, гел безгә сөйли иде шуларны. Без аларның исемнәрен ятлап бетергән идек... Әтинең диагнозын белгәч, шушылар искә төште. Әни, абыйлар белән сөйләштем дә, әтине Украинага алып барырга булдым, әтинең күңелен күрәсе килде. Бәхеткә, Казаннан Киевка туры рейс ачылган мәл. Теребовляны эзләп таптык, бик матур табигатьле шәһәр. Казармага бардык, әмма ул ябылган иде. Сакчы аша хәрби частьнең җитәкчесен чакырттык. Ул чыккач, аны кырыйга алып китеп, эшнең нидә икәнен аңлатырга туры килде. “Без ерактан килдек, зинһар, әтине бу бәхеттән мәхрүм итмәгез”, – дигәч ризалашты. Әти бик шатланды, хәтта хәрби часть территориясендә марш атлады. Аннан крепостькә мендек, әмма ул җимерек иде. Теге ташны табу өмете дә өзелде. “Шунда булырга тиеш ул”, – дип әти белән алабута арасыннан язулы ташны эзләдек һәм таптык! Ул ташны кочаклап фотога төштек. Мөмкин булса, без аны күтәреп өйгә дә алып кайта идек. Украинада яраланып үлгән, шунда җирләнгән хезмәттәшенең каберенә барып, дога да кылдык. Әтинең күңеле булып кайткан иде. Аннан кайткач, журналистлар килеп әтидән интервью алды, сөенә-сөенә сөйләгән иде.

Әңгәмәнең тулы вариантын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Язмага реакция белдерегез

11

1

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading