16+

Иркә ике йомырка белән абыйсыннан үч алган?!

Җырчылар тоормышларында булган кызыклы хәлләр турында инстаграмда постлар язып калдыралар. Күптән түгел Иркәнең балачак "кыланмышлары" турында белдек, клубка алып чыкмаган өчен ул абыйсыннан "үч алган". Ничек икәнлеген ачып салган салуын, ләкин, укучыларыбыз, әлеге алымны сезгә кулланмаска киңәш итәр идек.

– Минем зур, ирләр аяк киемен күрәгә кылт итеп бер хәл искә төшә, - дип башлаган сүзен Иркә. (авт. орфография, пунктуацияне үзгәртмәскә тырыштык) – Мина 8-9 яшьләр чамасы булгандыр. Абый клубка китәргә дип юына, җыена.
Бер чиләк җылымса су алды да дустыган белән мине ияртеп, өй алдындагы бакчага чыктык... Ике аягын зур итеп аерып баса, бөгелә, мина су салып тор дип, кулыма дустыган тоттыра (сүзсез дә аңлыйм инде, көндәге эшем бит). Юынганда абыйның кәефе яхшы икәнлеген чамалап алдым да: "Абыыый, мине дә клубка алып бар әле", - дип сорарга булдым. 100% юк дип әйтәсен белсәм дә. Күзгә яшьләр тулды, ачу чыкты! Ярар, мин әйтәм, син дә бүген барма, дидем дә, ишек төбендә өр яңа, әле теге атнада гына әти Чистай базарыннан алып кайткан ап-ак кроссовкасы эченә ике күкәйне бер-берсенә бәреп алдым да салып куйдым...

Эээләәктеееее, нуууу эләәәктееее... Абый клубка бармады... Мин дә бармадым...Ярый әле дустыган капрон иде ...мангай озак төзәлер иде бит алайса, - дип язган җырчы.
Иркә алар ягында кулланыла торган сүзгә аңлатма да биреп киткән: "Дустыган ул әдәби телдә - чүмеч!, - дигән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дустыган, дигэндэ... эдэби телдэ тугел... э стакан ? рус.стака́н: др.-русск. достоканъ, грам. 1356 г., также в Дух. грам. Ивана Калиты Древне-русское название считают заимств. из тюркского : ср. чагат. tostakan "деревянная мисочка", казах. tustaɣan "стакан, плошка, черпак"...

    Мөһим

    loading