Шәһри Казан

Хәмдүнә кабынып-кабынып яшәде...

Безнең чор кешесе бит инде ул. Ләкин үзенчәлекле гүзәл зат. Баш бирмәс шәхес! Шундый сыйфатлары белән җәлеп итте дә Хәмдүнә безне – совет системасындагы көнкүрешкә сеңгән тәртипләрдән чыгып-чыгып киткәли торган чакларын күрсәткәч. Ягъни, түрәң дөрес булмаса да, ул хаклы, дигән фәлсәфә колы булып яшәмәде.

Артистлар арасында, бер тәккәбер кыз килгән Башкортстаннан, дигән хәбәр йөридер иде инде күптән. Ләкин миңа, әле эстрадага яңа гына килеп кергән яшь җырчыга, аны соңарак күрергә туры килде. Вафирә Гыйззәтуллина бригадасы белән Буага баргач. Озын буйлы, зифа гәүдәле, чибәр икән. Буа ресторанының икенче катында урамга карый-карый, ашап утырабыз. Өстәлебез тәрәзәгә терәп куелган. Дүрт артист бергә туры килдек. Хәмдүнә дә безнең өстәлне сайлады, читкә китмәде. Таныш булмагач, сөйләшер сүз табу кыенрак. Шуңа күрәдер, Хәмдүнә дә карашын урамга ташлый. Шулай тыныч кына аш чөмергәндә, Хәмдүнә кинәт кашыгын тәлинкәсенә ташлады да:

– Әнә минем ирем бара, – дип урамга үрелде. Без дә ашаудан өзелеп, каршы як тратуарыннан эре-эре атлап баручы ир кешене күрдек. Шул күренмәсме, дип карап утыргандыр иде, бәгырь.
– Исәк дигән авылдан ул, менә шул хөрәсәнгә кияүгә чыккан идем беренче тапкыр, – дип әйтте дә, без кабат тамак ялгавыбызны дәвам иттек.
Хәмдүнә, бүтән бу хәлне кузгатмады, без сорамадык. Кешенең ни хәсрәте булмас. Хәзергә хәтле нишләп алай килеп чыкканын ишетмәдем. Менә инде, үзе якты дөньядан киткәч, шуны искә төшереп утырам. Нишлим соң, шул мизгел хәтергә килеп керде бит.
Артист тормышы гел тәгәрмәч өстендә инде аның. Хәмдүнә Җыр һәм бию ансамблендә берничә ел эшләгәч, шушы Вафирә Гыйззәтуллина бригадасына администратор булып килгән булган икән. Менә шуннан соң безнең белән эшли башлаган ул. Килешә алмаган күрәсең, андагылар белән. Чәпегәндер әле берәр туры сүз, начальствога!

Балтач районындагы авылларда бара гастрольләребез. Бер авылга килеп төштек бригада белән. “Сезнең монда концертыгыз буласы билгеле түгел”, – диләр.
– Ничек алай, менә маршрут, – дип мин пичәтле юлламалар расланган кәгазьне күрсәттем клуб мөдиренә.
– Ах бу Хәмдүнәне! – дип Вафирә аны сүгәргә тотынды.
– Вафирә, кызма әле, монда ниндидер аңлашылмаучылык бар. Хәмдүнә бер атна элек үк миңа: “Барыгыз, барысын җиренә җиткереп оештырдым”, – диде лә.
– Кая оештырган, юк бит концерт буласын белүче.
– Карагыз әле, – мәйтәм, – почтада-фәләндә калдырмаганмы афиша-билетларны?
– Ай, хитрый бу кызый, ай, хитрый – шулай гына эшли мени, ул концертлары, Казаннан почта аша җибәреп кенә?
– Үзен җырлатырга ярамагач, авылларга барып йөреп мәшәкатьләнми инде, алай булгач... – дип әйтеп куйдым мин Вафирәнең ачуын чыгарып.
– Син дә яклап торасың тагын, – диде ул явыз күз явы белән.

Шул вакыт почтадан бер зур төргәк алып килделәр.
Китерүче:
– Почтальон Хәмдүнә калдырды, – диде.
Төргәкнең кәгазен әрчи башладык. Эчке ягына: “Водка”, “Водка”, – дип йөзләгән этикетка басылган иде. Вафирәнең күзе шакмак булды.
– Мин моны Филармониягә кайткач эшеннән кудырам, – дия-дия йодрыгы белән күкрәген төя башлады. Коммунист кеше бит, чүтеки. Хәмдүнәнең мондый гамәле партия линиясенә туры килми.

Йә, ярый, Вафирә кыза да, бетә ул. Берничә көннән Хәмдүнә үзе дә килеп төште Балтачка. Гастрольләр көйле генә бара, теге концертта да халык бик күп булды. Әле мин аңа җырларга да рөхсәт иттем “Җомга”ны. Ул вакытларда “Җомга” җырын җырларга ярамый, вульгарный җыр дигән тамга салынган иде филармония худсоветы тарафыннан. Вафирә дә бер атна чамасы авырып торды. Концертларны кичектерергә мөмкин түгел. Хәмдүнә, шуннан файдаланып, рәхәтләнде концертта катнашып, Вафирә дә каршы төшмәде “Җомга”ны җырлавына.

Кайткач Филармониядә җитәкчелеккә отчет бирәсе бар бит. “Җырладымы “Җомга”ны?” – дип сорыйлар. “Юк!” – мәйтәм.
Шуннан соң Хәмдүнә Тимергалиеваның популярлыгы аеруча нык үсеп китте. Аны “Солянка” концертларында катнаштыра башладылар. Илһам Шакиров коллективында да җырлап зур уңыш казанды. Үз бригадасын булдырды. Ил гизде, репертуарын баетты. Эчтәлеге сай булган җырларга әһәмият бирмәде, андыйлар кул астына эләккәндә, музыкасын баетып, сүзен эшкәртеп, җиренә җиткереп башкарды. Үземнең дә аңа багышлап язган җырымны, концертларга чакырып, җырлата иде.
Бер куплетын язып үтим әле:
Җырлар җырлыйм сиңа багышлап,
Тамашачы туймый алкышлап.
Җыр сүзләрен алдым Кояштан,
Ким түгел син аннан чагышсаң.
Син – ал гына, син – гөл генә,
Син бу илдә бер генә –
Хәмдүнә, Хәмдүнә!

Реклама

Шуны җырлаганда сәхнә кырыеннан карап торганы хәзер дә күз алдымда. Бервакыт аның туган якларында концерт куеп йөрдек. Әй ул рәхәтлекне күрсәгез, күтәреп кенә йөртмәделәр – ул кунак итүләр, ул чәчәкләргә, алкышларга күмүләр!
Соңгы кичтә абыйларында булдык кунакта. Гастрольләр тәмамланган иде. Безнең белән Башкортстанның бик күренекле композиторы да, җырчысы да бар – исемнәрен әйтмим. Ник икәнен соңрак белерсез.

Төнге сәгать икеләр җитте – без әле һаман кунак өстәле артында. Югыйсә, иртүк берәүләребезгә Өфегә, икенчеләребезгә Казанга кайтып җитәсе. Хәмдүнәнең дә калырдай җае юк - филармониядә эш көтә.
Утыра торгач, карыйм янәшәдәге гардероб өстендә гармун тора – хромка. Абыйсыннан сорыйм:
– Уйныймы ул?
– Аны күптәннән тоткан юк инде, – ди. – Тузанга батып беткәндер ул.
– Кая, алып бир әле? – дидем дә, кулыма алып, үзебезнең авылдагыча итеп, “Шахта”ны сызып җибәрдем. Ул – Мотыйк Рафисы ничек җырлый шулаерак уйныйм, ул – Әхәт Фоатының җырлагандагы бормаларын кертәм, ул – Гыйлаҗев Шамилнең әче тавышларын чыгартам – ярсып җырлый безнең авыл яшьләре – шуны тасфирлыйм.
Теге концерватория тәмамлаган композитор-баянчы карап-карап торды да:
– Бир әле, мин дә уйнап карыйм, – ди.

Бирдем. Матур итеп, җайлап-майлап, гармонияләрен ипләп кенә басып, шул ук “Шахта”ны сыздыра башлады. Анда Әхәт Фоатлары, Шамил, Мотыйк Рафислары юк, сизелми. Тәрәзә төбендәге булмаган тузанны нәфис пумала белән сөрткән кебек кенә килеп чыга. Бер нәрсәсенә бәйләнерлек түгел – шома. Мастер!

Хәмдүнәнең абыйсы бер миңа, бер аңа карап торды да, әйтеп куймасынмы:
– Алмаз сиңа караганда әйбәтрәк уйный, – дип. Вәт, моны кузгатырга кирәк түгел иде. Бөтен кичә бозылды.
– Ты, абзый, чего понимаешь, – ди бу. – Фальцовка дигән понятие бар, гармония, динамика, цезура һәм башкалар.
– Пычагыма мыни миңа синең понятияләрең. Алмаз барыбер сиңа караганда әйбәтрәк уйный, җанны кузгатып, үзәкне өзеп, безнең авыл яшьләре сыман итеп, – ди. Мастер, шап итеп, гармунны урындыкка куйды. Миңа шунда бер уй керде: “Моның абыйсы да нәкъ сеңлесе кебек икән!” – дигән.
Кухня ягыннан Хәмдүнә килеп чыкты:
– Ярар сезгә, сугыша башлаганчы, ятыгыз! Инде бүген икән китәргә, ике сәгать булса да ял итеп алыгыз! Урыннарыгыз әзер, җәелгән.

Йоклый алганы йоклады, минем күз йомылмады. Уйлап яттым: юкка үпкәләде, музыкантыбыз. Ләкин китәргә җыенганда мин аннан абзый өчен гафу үтенеп тормадым. Тыныч кына таралдык.
Еллар үтә торды. Хәмдүнә абыйсы янына кайткалап йөри. Килгән саен аннан сәламен алып килә. Өстәп һаман теге сүзен әйтә икән:
– Алмаз барыбер әйбәт уйный “Шахта”ны, – дип.
...Хәмдүнәне соңгы юлга озатканда абыйсы белән күрешә алмадык. Сәхнәдә, сеңлесе – Бөек Хәмдүнә янында иде. Хушлашу сүзе дә, җан өшеткеч кайгыдан сыгылып чыкты.
Рәхмәт, шундый гадел татар кызы үстергәнегез өчен дип әйтеп, абыйсын юатасым килгән иде.
Кая мондый кайгыны сүз белән генә юып булсын!

Алмаз Хәмзин

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: