16+

Хәмдүнә Тимергалиева урынына - Динә Латыйпова! 

Билгеле булганча, мәрхүмә Хәмдүнә Тимергалиева "Театраль солянка"да катнашырга тиеш иде. Әмма ул вакытсыз арабыздан киткәч, концерт булмый дигән сүзләр ишетелде.

Хәмдүнә Тимергалиева урынына - Динә Латыйпова! 

Билгеле булганча, мәрхүмә Хәмдүнә Тимергалиева "Театраль солянка"да катнашырга тиеш иде. Әмма ул вакытсыз арабыздан киткәч, концерт булмый дигән сүзләр ишетелде.

Ник дигәндә, проектта Хәмдүнә апа төп рольләрнең берсен башкарырга тиеш булган. Тик оештыручылар "Театраль солянка"ны үткәрергә дигән нәтиҗәгә килә һәм Хәмдүнә апа роленә башка артистны чакыра. Бу хакта безгә проектның авторы һәм режиссеры Гөлназ Сәфәрова сөйләде.

"Репетицияләрдә Хәмдүнә апа искә төшкән саен күңел тула. Аның роленә туры килердәй кешене озак эзләдем. Өлкәнрәк буын артистлары арасында холкы буенча Хәмдүнә апага туры килердәен тапмадым. Нәтиҗәдә Динә апа Латыйповада тукталдым. Ул теләп ризалашты. Дөрес, Хәмдүнә апа кебек уйный алырмынмы икән, дип борчылды. Ләкин тамашачылар Хәмдүнә апаның уйнавын күрә алмады. Шуңа күрә аларны чагыштыру урынсыз. Әлбәттә, Рафаэль абыйга да роль таптык, чөнки Динә апа белән Рафаэль абыйны аерым күз алдына китерү мөмкин түгел", - диде Гөлназ Сәфәрова.

"Театраль солянка" 20, 21 октябрьдә Филармония залында узачак.

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading