16+

Хәния Фәрхи истәлегенә (+видео)

Хәния Фәрхинең кызы Алсу үзенең инстаграмм сәхифәсендә видео элгән. 

Хәния Фәрхи истәлегенә (+видео)

Хәния Фәрхинең кызы Алсу үзенең инстаграмм сәхифәсендә видео элгән. 

⠀- Әйдәгез, сезнең яраткан артистларыгыз ??белән бергәләп яраткан җырыбыз «Әлдермеш»не җырлыйк, - дип язган ул.

Хитка әйләнгән җырны татар эстрадасы йолдызлары башкара.  Аның астында комментарий калдыручыларның һәркайсы да Хәния Фәрхинең алыштыргысыз йолдыз булуын билгеләп үткәннәр. Шулай ук аның башкаруындагы һәр җыр да илаһи әсәргә әйләнә иде, дип искә ала бу видеоны караучылар.

-  Урының оҗмахта,рухың шат булсын кадерле Хәния апабызның??❤, - дип әлеге видеоны шулай ук инстаграм сәхифәсендә җырчы Айгөл Бариева да урнаштырган,  -Хәния Фәрхи "Әлдермеш"
Т.Низами сүз., У.Рәшит көе. "Әлдермешкә кайтам әле" - меңләгән кешенең күңелендә, йөрәгендә, телендә яңгыраган җыр! Көе яңгырый башлагач ук, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи күз алдына килеп баса! Ә бүген мәрхүмәнең истәлегенә аның хит булып яңгыраган җырын татар эстрадасы артистлары башкара! Бергәләп җырлыйк, дуслар! - дигән җырчы.

- Алия әнисе сыман шундый матур җырлый, таланты күчкән, күрәмсең..., - дип язган бер комментарий калдыручы. 

- Хәния ханымның рухына дога булып барсын! Аминь! Бик матур килеп чыккан. Еламыйча карап булмый. Ихххххххххх!!! ???Шулай зурлап искэ алганнары өчен бик зур рәхмэт барысына да!Тик Хәния Фәрхи бер генә! Менә шундый чагыштыруларда аңлыйсың, Хәнияне алыштырырлык йолдыз тагын кайчан кабыныр икән, диеп?❤️?, - дип язган икенче инстаграммнан кулланучы. 

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

⠀ Давайте вместе споём всеми любимую песню «Альдермыш» с вашими любимыми артистами ?? ⠀ Режиссер, сценарист Раиль Нуриев @railshowman Сведение, мастеринг Фарит Минебаев @farid.minubaev Фото, видео - Алсу Валик @valikalsu и Раиль Нуриев @railshowman ⠀ #ханияфархи #песниханиифархи #ханияфархивечная #альдермыш #кайтамээлеэлдермешкэ #халыкҗырлары #халыкҗыры #тмтв #татарскаяэстрада #минкульт #эфир #тнв

Публикация от Алсу (@valikalsu)

 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading