16+

Айгиз Әхмәтов: «Көндез – эшмәкәр, кичен җырчы мин»

Эстрадага соңлап кына аяк басучылар шактый. Тамашачылар яратып өлгергән Айгиз Әхмәтов та шундыйлардан.

Айгиз Әхмәтов: «Көндез – эшмәкәр, кичен җырчы мин»

Эстрадага соңлап кына аяк басучылар шактый. Тамашачылар яратып өлгергән Айгиз Әхмәтов та шундыйлардан.

Хәер, аның сәнгатькә тартылуы балачактан ук башланган. Өченче сыйныфта укыганда баян тартырга өйрәнә, музыкаль белем ала һәм күптән түгел Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап диплом алган. Айгиз эстрадага нинди урау юллар аша килгән, тормышындагы күңелсезлекләр һәм югалту ачылары турында - безнең әңгәмәдә.

- Айгиз, эстрадада 700 җырчы бар диләр. Син шулардан кайсы ягың белән аерылып торырга уйлыйсың?
- Күп эшләргә кирәк, билгеле. Үз өстеңдә эшләгәндә генә нәрсәгә булса да ирешергә була. Эстрадада кемгәдер охшарга тырышмыйм, үзем булып калам. Кемнедер "копировать" итү дигән нәрсәне дә яратмыйм.

- Сәнгать өлкәсендә күптән белем алган булсаң да, эстрадага нигә хәзер генә аяк басарга уйладың?
- Ерак яшьлек елларында Алабуга культура һәм агарту училищесын уңышлы тәмамлап, Мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кергән идем. Әмма армиягә чакырып повестка килеп төште. Без гаиләдә биш бала, иң зурысы мин. Миннән кала ике энем бар. Әгәр мин хезмәт итмәсәм, энеләремә нинди үрнәк күрсәтәм дип, армиягә барырга карар кылдым. Кара диңгез флотында ике ел хезмәт иттем. Ә аннан кайткач инде уку кайгысы калмады. Баш бала буларак ничек тә әти-әни җилкәсендә утырмаска, үз көнемне үзем күрергә кирәк иде.

- Шул уйлар сине театрга алып килә. Белүебезчә, артистлар театрда акча юк дип зарлана. Нишләп акча эшлисе килгән егет бу эшне сайлады икән?
- Карале, аның турында уйлаганым да юк икән. Күңелдә сәнгатьне ярату хисе бер бөреләнгәч кире сулмый. Шуңа күрә бу юлны сайлаганмындыр. Язмышымны шул театр белән бәйләвем өчен мин сөенеп бетә алмыйм. Чөнки эшкә килгән көнне үк тормыш иптәшем белән таныштым. Кабул итү бүлмәсенә килеп кергәндә, сәркатип кыз янында тагын бер кыз утыра иде. Сәркатип фамилиямне сорады. Исемемне ишеткәч, икенче кыз: "Әллә нинди сәер исемнәр бар бу дөньяда", - ди. Чаялыгы йөзенә чыккан. Мин дә югалып калмадым: "Күп сөйләшәсең, гомергә исеңдә калырмын әле, хатыным булып куйма", - дидем. Чая кыз горур рәвештә чыгып китте. Менә шуннан соң бер ел да үтмәде, гөрләтеп туй иттек. Римма исемле бу кыз театрда реквизитор булып эшли иде. Бүген бер малай, бер кыз үстерәбез.

- Айгиз, сәнгать кешесе бер өлкәдән икенчесенә генә күчә. Ә син тормышыңны кискен каршы борып куйгансың...
- Кызганыч, театрда озак эшләргә насыйп булмады. Барысы да акчага килеп төртелә. Өч ел эшләгәч киттем. Ул китүнең авырлыгын әйтеп бетереп булмый, күпме рольләр калды, икенче гаиләгә әйләнгән коллектив... Шуннан соң бер оешмага урнашып, җиһазлар җыярга өйрәндем. Аллага шөкер, әткәй кечкенәдән барлык эшне өйрәтеп үстерде. Әмма театрдан киткәч, сәхнәгә кире кайтам әле мин дип сүз бирдем.

- Бу эштә шомаргач, үз эшеңне ачып җибәргәнсең. Эшкә керешкәндә нинди кыенлыклар белән очраштың?
- Корпуслы җиһазлар җыя башлаганда яшәр урыныбыз да юк иде. Хатыным да икенче бала белән йөкле. Бу - 2010 ел, илгә кризис шаукымы килеп бәрелгән чор. Бөтен булган акча шуңа кереп китте. Бүген булмаса, иртәгә баербыз дип, бер малосемейка алырлык акча да тотылды. Эшне ачтык, бер ай үтте - сату юк, икенче айда да шул ук хәл. Өченче ай дигәндә әнкәй үлеп китте. Дүртенче айда малай туды. Авырлыклар очрап кына торды, Аллага шөкер. Әле аңарчы өйгә кайтып барганда пычак кадаганнар иде. Дүрт сәгатьтән артык операция ясаганнар. Хатыныма табиблар: "Яшәсә, 12 көн генә яши, икенче операцияне күтәрә алмаячак", - дигәннәр. Аллага шөкер, йөгереп йөрим. Бу дөньядан китеп, кире кайткач, димәк, минем кирәгем бар әле.

- Әниең дә бу дөньядан бик иртә киткән икән...
- Әйе. Минем икенче тапкыр әти булуымны күрергә өлгермәде. 55 яшь кенә иде әле. Әткәй белән иртәнге чәйне эчкәч, "Башым авырта, ятып торам", - дип кенә яткан. Коткара алмадылар, кан басымы белән 15 минут эчендә китеп барды. Кичтән генә сөйләшкән идек, иртән инде әнкәй юк. Кешенең кайчан китәсен, сөйләшүнең соңгымы-түгелме икәнен белеп булмый икән.

- Әтиең бүген үзе генә яшиме?
- Әзмәвердәй, гомерендә бер дару да эчмәгән әйткәй бер ел эчендә чиргә сабышты, әнкәйнең иртә китүен бик авыр кичерде. Күршеләр бер апа белән таныштырганнар иде. 61 яшендә кабат гаилә корды. Аллага шөкер, хәзер янында кешесе бар, без аның өчен тыныч.

- Айгиз, белүемчә, сәхнәгә кайтуыңа мәрхүм әниеңнең өлеше зур?
- Әйе. Без студент чакта җырлый торган җырыбызны әнкәй бик яратып тыңлый иде. Аның әйткән сүзе дә бар: "Улым, бу җырны җырласаң, сәхнәгә чыгасың", - дип. Менә шул васыять мине кабат сәнгатькә якынайтты. Әнине югалткач, бик авыр булса да, "Әнием бар шул минем" исемле бу җырны яздырып җырладым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading