Шәһри Казан

Коронавирус белән чирләгән Артур Маузер Дубайга киткән

Танылган музыкант Артур Маузер тормыш иптәше Лия белән Дубайга киткән. Билгеле булганча, соңгы ярты елда Артур Татарстанда яшәде. Шушы вакыт эчендә Артурның тормышында күп кенә вакыйгалар булган.

“Ярты ел дәвамында гаиләм янәшәсендә булдым. Өйләндем, берничә җыр яздым, әнинең өендә ремонт ясадык, Лия белән үз куышыбызны булдырдык, әтиемнең каберенә таш куйдык, туганнар белән күрештек”, - дип язган Артур Инстаграм сәхифәсендә.

Реклама

Ул коронавирус белән чирләвен дә әйтте. “Антитәнчекләргә анализ тапшырдык. Анализ нәтиҗәсе аларның барлыгын күрсәтте. Җәй көне авырганнан соң, иммунитет ныгыды”, - ди Артур.

Артур тормыш иптәше Лия белән янә Дубайга киткән. Артур Маузер анда музыкант булып эшли. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: