16+

Коронавирус белән чирләгән Айгөл Нәбиуллина: "Биек булса, тәрәзәдән сикерә идем"

"TV BEZ" каналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Нәбиуллина коронавирус белән чирләде. Айгөлнең хәлләрен сорашып, үзе белән элемтәгә кердек.

Коронавирус белән чирләгән Айгөл Нәбиуллина: "Биек булса, тәрәзәдән сикерә идем"

"TV BEZ" каналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Нәбиуллина коронавирус белән чирләде. Айгөлнең хәлләрен сорашып, үзе белән элемтәгә кердек.

- Айгөл, кайчан чирли башладың?

- Ике атна элек авырый башладым. Башта салкын тию дип уйладым. Тамак авыртты, йөткердем. Аннары күкрәк читлеге авырта башлады, вакыт-вакыт суларга кыенлашты. Гомеремдә дә алай авырткан булмагач, күңелгә шом керде. Сырхауханәгә табибка киттем. Анда ике сәгатьтән артык чиратта утырдым. Табиб битлектән генә иде. Мине тыңлап карады да, “ОРВИ” диагнозы куйды. Икенче көнгә хәл начарлана, баш авырта, әйләнә башлады. Ләкин температура булмады. Уйладым да, ковидка түләүле анализ бирергә киттем. Җомга көнне иртәнге якта анализның нәтиҗәсен хәбәр иттеләр. Миндә ковид булып чыкты.

- Үпкәңә компьютер томографиясе ясаттыңмы?

- Әйе. Үпкәләрне чиста дип күрсәтте.

- Нәрсә борчыды сине?

- Башым бик нык авыртты. Хәзер яңадан шулай авыртса, мин ул авыртуны кичерә алмас идем. Үкереп еладым. Чәчләремне йолкыдым, башымны стенага бәреп уладым. Аңа түзеп булмый. Баш авыртуын туктату чарасын эзли башлыйсың. Биек булса, тәрәзәдән сикерә идем. Ирем Илдар нинди генә дару алып кайтмады. Берсе дә ярдәм итмәде. Яктылыкка карый алмадым. Кулыма телефонны да ала алмадым.

- Өйгә табиб килдеме?

- Җомга көнне анализ билгеле булгач та, нәтиҗәсен шалтыратып әйттем. Тик табиб шимбә көнне кич белән генә килде. Аларның да вакыты юктыр инде... Аның каравы Роспотребнадзор һәрдаим элемтәдә булды. “Каян эләктердегез, кемнәр белән аралаштыгыз, эшкә кайчан бардыгыз?” дип сорау алды. Иремнең телефон номерын сорадылар, Әминәне дә мәктәптән алып кайттык. Ике атна карантинда утырдык. Эшемә дә хәбәр иткәннәр. 

- Өйдәгеләрдән социаль дистанция сакладыңмы?

- Ирем “безгә йокмасын” дип бүлмәдән дә чыгармады. Ашарга битлек белән перчатка киеп кертте. 

- Айгөл, хастаханәгә ничек эләктең?

- Төрле дарулар эчү нәтиҗәсендә кинәт кан ага башлады. Бу хәл якшәмбе көнне кич белән булды. Кан туктамагач, дүшәмбе көнне иртән иремә “ашыгыч” ярдәм чакыртырга куштым. Баш авыртканда чакырткач килмәгән иде, 112 номеры аша шалтыраткач, “ашыгыч” ярдәм тиз килеп җитте. Хастаханәдә карадылар, узи да ясадылар. Шунда ук үпкәгә компьютер томографиясе белән ковидка тест алдылар.

- Тест нәтиҗәсе нинди булды?

- Уңай. Бары тик дүртенче тапкыр тапшырган тест кына тискәре нәтиҗә күрсәтте.

- Баш авыртуы кимедеме?

- Кан ага башлагач, баш авыртуы кимегән иде. Тик хастаханәдә авыртты. Кан агудан туктагач, баш авыртуы беткәч, үпкәләрем чиста булгач, өйгә чыгардылар. 

- Әниеңә хәбәр иттеңме?

- Авырганымны әнигә әйтми тордык. Борчыла башласа, кан басымы күтәрелә. Бу хәлләр Әниләр көненә туры килде. Әнине котлый да алмадым. Үзе шалтыратты, ләкин телефоннан сөйләшергә әз генә дә хәлем булмады. Аңа җавап бирә алмадым. Энемә “салкын тигән” дияргә куштым. Соңрак, хәл кергәч, үзем шалтыратып сөйләдем.

- Вирусның психикага тәэсире бармы?

- Психикага бик нык тәэсир итә. Кемдер паникага бирелә. Мин шуны аңладым: бу вирусның әллә нәрсәләргә сәләте бар. Баш авыртуыннан котылу өчен мин теләсә нәрсәгә әзер идем. Аның нәтиҗәсе турында уйламыйсың. Нинди юл белән котылуың мөһим түгел. 

- Ковидтан өйдә дәваланучылар өчен бушлай дару бирәләр. Сиңа эләктеме ул?

- Сорап алырга кирәк. Күпләр бу хакта белми дә. Аңлыйм, хастаханәләрдә табиблар да җитми. Тик кирәкле даруларны табиб үзе билгеләргә тиеш. Минем үпкәләр чиста булгач, антибиотик эчмәдем. Бу бөтенләй без белмәгән вирус, шуңа күрә табиблар кушканча дәваланырга кирәк. Суны күп эчү зарур. Мин үзем суны көндәлек тормышта да күп эчәм. 

- Коронавирустан терелгән кеше буларак, нинди киңәшләр бирер идең?

- Сакланып йөрегез. Кеше күп җыелган урынга бармагыз. Кайберәүләр үзләренең чирләгәнен белмәскә дә мөмкин. Мин дә түләүле клиникага барып тест тапшырмаган булсам, ковидны “ОРВИ” дип йөрер идем. Мин дә нәтиҗәне белгәнче, кеше арасында вирус таратып йөргәнмен булып чыга. Җәмәгать урыннарында читтәрәк йөрергә, дистанцияне сакларга кирәк. Һәр кешенең организмы бу чирне индивидуль рәвештә кабул итә. Мин атнага 4 тапкыр спорт белән шөгыльләнәм, көн саен 10 чакрым җәяү йөрим. Кайвакыт 12 чакрым да була. Витаминнарны ел дәвамында эчәм, дөрес тукланырга тырышам. Алай да вирус эләкте шул.  
 

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading