16+

Көтәме, көтмиме: Гөлсирин Абдуллина бәбигә узу мәсьләсенә ачыклык кертте

Эстрадабыз тагы бер гаилә дуэтына баеды. Күптән түгел Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов туй гөрләтте.

Көтәме, көтмиме: Гөлсирин Абдуллина бәбигә узу мәсьләсенә ачыклык кертте

Эстрадабыз тагы бер гаилә дуэтына баеды. Күптән түгел Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов туй гөрләтте.

Бүген алар кайда һәм ничек яшәп яталар икән?! Хәлләрен белеп, Гөлсирингә шалтыраттык.

– Туйлар үтте, ә тормыш дәвам итә. Ширбәт ае сентябрьга күчерелде, чөнки җәйнең һәр көне планнаштырылган. Әле туйның  5нче көненә дә әзерләнәбез. Җитди әзерлек, чөнки беренче гаилә концертыбыз Казанда гына түгел , ә Татарстанның башка шәһәрләрен дә узачак.

Фатир мәсьәләсенә килгәндә, әлегә без Азатның абыйсының фатирында яшибез. Хәзер без ипотека рәсмилләштерү белән мәшгүльбез. Бәби алып кайту әлегә планда юк. Тәүдә яшәү урынын кайгыртырга булдык.
 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading