16+

Лабутен, Путин һәм Илфак Шиһаповның популярлыкка ни катнашы бар?

Казан телевидениесендә алып баручы Диләрә Умарова Бауман урамында узып китешли җырлаган «Такого как Путин» җыры белән берничә көн эчендә популярлык яулады.

Лабутен, Путин һәм Илфак Шиһаповның популярлыкка ни катнашы бар?

Казан телевидениесендә алып баручы Диләрә Умарова Бауман урамында узып китешли җырлаган «Такого как Путин» җыры белән берничә көн эчендә популярлык яулады.

Диләрә әлеге уңышыннан соң, Ленинград төркеме лидеры Сергей Шнуровка видомөрәҗәгать тә яздырган, анда ул:
- Мин лабутеннар турындагы хитны берничә дистә ел да җырларга риза, - дип белдерә.

Ике тәүлек эчендә миллионнан артык кеше караган видео героен, Сергей Лазарев урынына Еровидениегә җибәрү фикерен куәтләп әзерләгән петиция дә интернетка чыккан.

Путин дигәннән, Илсөя Бәдретдинованың да Илфак Шиһапов язган "Путин кебек ир кирәк" дигән җырын бәлки нәкъ менә Бауманга төшеп җырлау кирәк булгандыр, ә? Әле интернет ресурслар белән халык бу кадәр актив кулланмаганда туган җыр тиешле популярлыгын казана алмый калды булса кирәк. Ә ул "Лабутен"ның игезәге - "Алабута" шулай ук татар һәм татар булмаганнарны бер селкетеп алды: җырны башкаручы Айсылу (продюсеры Илфак Шиһапов) тиз арада популярлык казанды. Ә моннан шундый фикер туа: популярлык өчен "Лабутен" белән Путин турында җырлау гына кирәкме соң? Ә менә шул популярлыклар янында Илфак Шиһаповның гел чагылып китүе шулай ук бер фалмы әллә?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading