16+

Ландыш Нигъмәтҗанова: "Өченче бала тугач, “бүтән бала тапмаммы икән инде?” дип күңелсезләндем"

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова декрет ялына чыгуы турында хәбәр итте. Хәзерге вакытта бәхетле гаилә балага исем сайлау белән мәшгуль.

“Малаймы, кызмы икәнен әйтми торам. Исеме дә әзер түгел, һаман уйлыйбыз. Мин һәрвакыт өч бала турында хыялландым. Ә өченче бала тугач, “бүтән бала тапмаммы икән инде?” дигән күңелсезләнү хисе булды, чөнки балалар шундый тиз үсә. Шул вакытта гына дүртенчесен алып кайту теләге барлыкка килде. Яшь бала сөясе килә. Без балалар яратабыз, алар өчен яшибез. Һәр бала үз бәхете белән туа”, - дип сөйләде безгә Ландыш.

Җырчы җиңеллек белән сәхнәгә чыга, чакырган җиргә чыгыш ясарга бара, рәхәтләнеп биеп җырлый. “Сикереп биеп җырлау авыр түгел. Җиңел йөрим, Аллага шөкер”, - ди җырчы.

Декретка чыккач, сабыйның кайчан туачагын чамалау кыен түгел. Аллаһы боерса, Ландыш декабрь айларында кабат әни булачак.

Исегезгә төшерәбез, Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишев Әнвәр, Ләйлә, Гомәр исемле өч бала үстерә. 

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading