16+

Әлфис Кыямовның кызы Айгөл: "Әтинең китүе фаҗига булды"

Татарстанның атказанган артисты Әлфис Кыямовның арабыздан китүенә быел 17 ел булды. Кызы, танылган биюче, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Кыямова белән Әлфис абыйны искә алып әңгәмә кордык.

Әлфис Кыямовның кызы Айгөл: "Әтинең китүе фаҗига булды"

Татарстанның атказанган артисты Әлфис Кыямовның арабыздан китүенә быел 17 ел булды. Кызы, танылган биюче, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Кыямова белән Әлфис абыйны искә алып әңгәмә кордык.

- Айгөл, әңгәмәне кайгы алып килгән 2004 елдан башлыйк әле...

- Миңа ул вакытта 16 яшь иде, хореография училищесында укыган чагым. Гыйнвар аенда гына туган көнемне үткәрдек. Әти гастрольдән кайтып, миңа бәйрәм ясады. Матур гына яшәп ятканда, безнең өчен зур фаҗига булды. 2004 елның 8 февралендә әти китте. Тормышым 180 градуска үзгәрде. Югалып калдым. Укыйсы килми, акча ягыннан да кыен була башлады. Хәмдүнә апа Тимергалиева һәм башка артистлар үзләре белән концертларга чакырды. Мин 11 яшьтән әти белән гастрольләргә йөри башладым. Яшь булсам да, биюләрем шактый бар иде. Акча кирәк булгач, берничә юнәлештә эшләргә туры килде. Акчалата да, район-авылларда азык-төлек белән дә түлиләр иде. Бер еллап шок хәлендә йөргәннән соң, әтинең юклыгы сизелә башлады. Кыз балага әти терәге, әти сүзе бигрәк тә кирәк. Кыз бала әти канаты астында үсә. Хәзер дә ул хис бар. Ирем Раил белән икебезгә бер әти, бер әни. Аның да әнисе авырып, бик иртә китеп барды. Раил әниемә “әнкәй” ди.

- Әлфис абый нинди кеше иде?

- Артистлар арасында әти шаян телле, шук иде. Ә өйдә сабыр, күп сөйләшми иде ул. Өйдә дә баянда уйный иде. Ул миңа беркайчан да: “Кызым, мин сине яратам”, - дип әйтмәде. Ләкин мин аның яратуын тоя идем. Хәтта сәхнәдә биегәндә дә, сәхнә артында басып торган әтинең карашын, минем өчен дулкынлануын сизә идем. Минем алда җыр яки бию юлыннан китәргә дигән сайлау булды. “Кайсы һөнәрне сайлыйсың, шуны җиренә җиткереп эшлә”, - диде әти. Биюгә сәләтемне күреп, шушы юлдан алып барган әти-әниемә бик рәхмәтлемен. 

- Әтиеңне төштә күрәсеңме?

- Беренче елларда миңа да, әнигә дә төшкә еш керде. Дога, китап яки ризык бирә иде. Безгә шулай ярдәм итүен белдергәндер күрәсең. Еш кына әтине юл өстендә күрә идем. Имеш, мин басып калам, ә ул китеп бара. Гел матур итеп күрә идек. Нәрсәнедер югалтсак яки документлар белән йөргәндә, шундук төшкә керде. Ахырдан гына ни өчен төшкә керүен аңлый идек. Әти китсә дә, без аның ярдәмен тоеп яшәдек. 

- Әлфис абый Башкортстанның Борай районы Бакалы авылында җирләнде. Каберенә кайтып йөрисезме?

- Авылга ел саен яки ике елга бер кайтырга тырышабыз. Туган йортта әтинең бертуган абыйсы Финат абый яши. Аларга бик зур рәхмәт. Кайткан саен әтинең кабере чиста була. 

- Әлфис Кыямовны онытмыйлармы, истә тоталармы? 

- Еллар узса да, әтине хәтерлиләр. Җырлары әле дә популяр. Халык нәкъ менә шундый җырларга сусаган. Әтинең җырлары яшәргә тиеш. Әлбәттә, аларны әтидән дә яхшырак башкаручы булмаячак. Аның җырларын башкарырга сорап шалтыратучылар шактый. Җырласыннар, тик бер генә үтенечем бар: җырлаганда, әтинең исемен дә телгә алсыннар иде. Безгә дә рәхәт, әтинең дә рухына дога булыр иде. Бервакыт Казансу яр буеннан барганда, бер яшь егет әтинең “Сине көтәм” җырын пианинода уйнап җырлады. Күңелем тулды. Инстаграмда әтинең җырларын сорап еш язалар. Мин шәхси архивтагы видеоязмаларны социаль челтәргә куярга тырышам. Әти үзе дә язмаларны алып кайта иде дә: “Аннары тыңларсыз, аннары карарсыз”, - дип әйтә иде. Минем туган көн алдыннан Башкортстаннан ит һәм башка азык-төлек алып кайтты да: “Әле бу сезгә озакка җитә”, – диде. Китәсен күңеле сизгән кебек... 

- Әлфис абыйга сәхнәдә Татарстанның атказанган артисты исеме белән чыгыш ясарга насыйп булмады...

- Үлер алдыннан февраль башында өйгә шалтыратып, әтигә мактаулы исем алуы турында хәбәр иттеләр. Ул бу хәбәрне бик тыныч кабул итте. Кызганыч, тантаналы төстә исем тапшыруга бара алмады, китеп барды... Аның өчен әни барды. 

- Әтиеңне югалту кайгысыннан әниең Рәзимә апа урын өстенә ятты...

- Әнием бу кайгыны бик авыр кичерде. Стресс аны аяктан екты, аяклары йөрмәс булды. Бер еллап урын өстендә ятты. Туганнар бик ярдәм итте. Энем Айратка 5 кенә яшь иде. Тәрбиячеләре дә булышты. Әнигә аякка басарга нәрсә ярдәм иткәнен төгәл әйтә алмыйм, чөнки без кемгә генә мөрәҗәгать итмәдек - массаж, төрле терапияләр, өшкерүләр һәм башкалар. Бүгенге көндә хәле, Аллаһка шөкер. Яшим дип яши. Пенсиягә чыкса да, эшен дәвам итә.

- Кияүгә чыгарга теләге юкмы?

- Олыгайган көндә янәшәсендә иптәш булуын телибез. Үзебез дә әйтеп карадык. Ләкин күңеле кабул итми, беркемне дә якын китерми. Әти – әнинең гомерлек мәхәббәте.

- Энең Айрат өйләнергә җыенмыймы?

- Айратка – 22 яшь. Очрашып йөргән кызы бар. Мөнәсәбәтләре җитди дип беләм, әмма әлегә өйләнергә теләге юк. 

Туй мөһим түгел иде

- Ирең Раилне (биюче Раил Ганиев – авт.) Әлфис абыйга охшатып сайлагансың кебек...

- Раил әти кебек кара тәнле, коңгырт күзле. Раилнең үзенә генә хас исе бар, шул да үзенә тартты. Гомумән, мин исләр яратам. Раил белән безне бию кавыштырды. Мин ансамбльгә 2009 елда килдем, ә Раил анда 2006 елда урнашкан. Тиз арада дуслашып киттек. Җитәкчелек тә сизде бугай, биюгә безне парлап куя башлады. Гастрольләрдә тагын да якынайдык. 2012 елның 9 мартында никахыбыз булды. Туйлар ясап тормадык. 2015 елның 7 мартында язылыштык. 

- Нигә 3 ел буе язылышмыйча яшәдегез?

- Безнең өчен туй, язылышу мөһим түгел иде. Иң әһәмиятлесе – без бергә, бер-беребезне яратабыз.

- Гел бергә булгач, бер-берегездән армыйсызмы?

- Юк. Шулай да ял оештырып алабыз. Кайвакыт Раил балыкка бара, мин дус кызларым белән очрашам. Безнең дә, күп кенә гаиләләр кебек үк, сүзгә килгән чаклар була. Бигрәк тә эш буенча. Иҗат кешеләре шундый эмоциональ була инде ул. Ләкин барыбер уртак фикергә киләбез. Раил миннән 6 яшькә өлкәнрәк булса да, яшь күренә, чөнки ул бөтен эмоцияләрен тышка чыгара. Ә мин, киресенчә, эчкә җыям.

- Айгөл, серләреңне кемгә сөйлисең?

- Ир белән булган мөнәсәбәтләрне мин беркем белән дә киңәшләшергә тиеш түгел. Күпме кеше белән сөйләшсәң, шулкадәр фикер була. Буталып кына бетәсең. Ә инде бала тәрбияләү турында әни белән киңәшләшәм. Эчке кичерешләремне үзем җиңеп чыгарга тырышам, әнине борчып, аңа сөйләмим.

Әңгәмәгә Айгөлнең ире Раил дә кушылды.

- Айгөлнең Әлфис Кыямов кызы икәнен аннары гына белдем. Айгөл белән репетициядә таныштык. Чыгыш ясап кайтканда, автобуста янына барып утырдым. Сөйләшеп киттек. Егете бармы, юкмы икәнен ачыкларга тырыштым. Шундый чибәр кызның егете булмавы гаҗәп тә булды, шул ук вакытта сөендерде дә. Айгөл үзенең буй-сыны, күзләре, холкы белән игътибарымны җәлеп итте. Беренче үбешүебез дә гастрольгә барганда, автобуста булды. Әтисенең 50 яшьлек юбилеена багышланган искә алу кичәсен оештырырга ярдәм иттем, бергә биюләр куйдык.  

- Хыянәтне кичерә алыр идегезме?

Айгөл: Мин кичерә алмас идем. 

Раил: Минем өчен иң ачы хыянәт ул – виртуаль хыянәт. Син кешене белмәскә мөмкинсең, ләкин һәрвакыт, хәтта йокларга ятканда да, уянганда да аның турында уйлыйсың, бертуктаусыз язышасың. Күңелең белән башка кеше янында син. Аннан соң инде син аның белән күрешергә һәм якынлык кылырга омтыласың. Иң ачысы менә шул.

- Кызыгыз Ралинәгә иптәш алып кайтырга уйламыйсызмы?

Айгөл: Аллаһы Тәгалә кулында. Язган булса, алып кайтырбыз.

- Икегез дә биюче булгач, кызыгыз да биюче булыр инде?

Айгөл: Үзем кечкенәдән бию белән җенләнеп үссәм дә, кызымның биюче булуын теләмим. Профессионал биюченең сәхнәдәге тормышы бик кыска. Ралинә бии белә. Әмма җырда – моң, биюдә күңел булырга тиеш, диләр. Әлегә мин аны күрмим. Хәзер бөтен кеше дә үзен бии беләм дип уйлый. Бу һөнәргә бик җиңел, өстән генә, икенче сорт дип карыйлар. Элек Хәмдүнә апалар белән йөргәндә, биючеләргә сокланып карыйлар иде. 

Раил: Бу Татарстанда гына шулай. Башкортстанда биючеләргә бөтенләй башка караш, анда биюченең кадерен беләләр. Юкка гына, андагы җырчылар Татарстанга, бездәге биючеләр Башкортстанга бармыйдыр. Биюче – бик авыр һөнәр. Минем әткәй дә биюче, мине 7 яшьтән биюгә бирде. Биюче теләсә нинди шартларда бии белергә, үз эшенең фанаты булырга тиеш. Биюченең, җырчылар кебек, фонограммага бию мөмкинлеге юк. Шуңа да бу һөнәргә игътибарлырак булсыннар иде. 

Язмага реакция белдерегез

15

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    4

    0

    Иииии Аллакаем урыннары ожмахта булсын!!! Алфис Кыямовнын жырларын кайсыбыз гына яратмый микан андагы мон ул бит кунелларне астын оска китера тын алырга куркып торасын анын кайсы жырын тынласамда жыламыйча тынлап булмый, беренче "килсен килсен узен кил" жырын тынлаган идем эле аны кем жырлаганында белми идем, э инде анын мархум булуын да белгач мине тетрандерде гайласена сабырлыклар, туземлеклар бирсен Аллакаем!!!! ???✊???

    Мөһим

    loading