16+

Лилиана Ирназарова: "Кычкырып көлеп җибәрүем булды, аяк буйлап нәрсәдер акты"

Өч малай әнисе, җырчы Лилиана Ирназарова моннан ун ел элек беренче тапкыр әни булган. Лилиана бәби тапкан көнне бүгенгедәй хәтерләвен бәян итте...

Лилиана Ирназарова: "Кычкырып көлеп җибәрүем булды, аяк буйлап нәрсәдер акты"

Өч малай әнисе, җырчы Лилиана Ирназарова моннан ун ел элек беренче тапкыр әни булган. Лилиана бәби тапкан көнне бүгенгедәй хәтерләвен бәян итте...

“2011 елның 21 марты. Камеди клаб карап утырганда, кычкырып көлеп җибәрүем булды, аяк буйлап нәрсәдер акты. Бу көндезге сәгать 12ләр тирәсе иде. Ирем Азатны төшке ашка көтәргә булдым. “Башланды”, - дидем аңа. Ә ул: “Көт инде, ашап кына алыйм”, - диде. Эш шунда, моңа кадәр без ялган тулгак белән 4 тапкыр хастаханәгә барып кайткан идек инде. Ә нәрсә? Беренче тапкыр бала табуым бит. Мин теләсә нинди авыртуны тулгак дип уйладым. Шуңа күрә ирем миңа ышанмады.

Төшке ашны ул тиз генә ашамады. Мин инде киенеп, роддомга барырга дип, сумка тотып ишек төбендә басып тора идем. Хәтта аяк киемен кияргә маташтым. Һәм шул вакыт нәкъ 13:58 сәгатьтә беренче тулгак булды. Кулымнан телефоным төшеп киткәч, экранда күренгән сәгать истә калган.

Мин инде Азатка кычкыра ук башладым. Ул ярты секунд эчендә киенде дә, без роддомга киттек. Биш сәгатьтән мин беренче һәм бик яраткан улымны таптым. Назар тугач, мин беренче тапкыр әни булдым. Без бүгенге көнгә кадәр бергә үсәбез. 21 яшемдә мин зирәк тә, тәҗрибәле дә түгел идем әле. Әни булуның бөтен бәхетен аның ярдәме белән татыдым. 

Назарның кар көрәве, тузан сөртүе, сарыкларны каравы, чүп чыгаруы берни түгел. Ул җәй буе 100гә якын кошны тәрбияләде, 5 сутый бакчага су сипте. Атна саен мунча яга. Аллага шөкер. Улыма озын гомер, бәхетле, сау-сәламәт тормыш телим”, - дип язган Лилиана Ирназарова инстаграмда.

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading