16+

Лилия Гиматдинова Мальдивта ял иткәндә көтелмәгән хәлгә юлыккан

Татар эстрадасы артисты Лилия Гиматдинова гаиләсе белән Мальдив утрауларында ял итеп кайтты. Җырчының ялы күңелле, файдалы узган. Шул ук вакытта көтелмәгән хәл дә булган.

“Мальдив утрауларына 14 сәгать очтык: Казаннан Мәскәүгә, Мәскәүдән Катарга, Катардан Мальдивка. Мальдив утравына бару – зур хыялым иде, ниһаять, без аны чынга ашырдык. Ялыбыз бик шәп үтте, безгә шундый ошады. Фотосессия дә ясадык, клип та төшердем. Безнең утрау янында 1 метр зурлыктагы зур ташбакалар бар иде”, - ди Лилия.  

Диңгездә су коенганда, Лилия белән күңелсез хәл булган. “Йөзгәндә, телефонымны ялгыш суда батырдым. Әле ярый эш телефоны янымда иде. Казанга кайтуга, 14нче Айфон алдым. Дөресен генә әйткәндә, телефонны күптәннән алыштырырга тели идем. Шуңа күрә бу хәлгә әллә ни кайгырмадым”, - диде җырчы.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading