16+

Лилия Гиматдинова: "Табиблар әниемнең 3 ай гына яшәячәген әйтте"

Җырчы Лилия Гиматдинова авыр вакытта ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәтен җиткерде. 

Лилия Гиматдинова: "Табиблар әниемнең 3 ай гына яшәячәген әйтте"

Җырчы Лилия Гиматдинова авыр вакытта ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәтен җиткерде. 

“Яман чир белән 1 ел да 2 ай көрәштек. Табиблар әнинең, күп дигәндә, 3 ай яшәячәген әйтте. Бу чирнең агрессив булуын һәм әнине коткару мөмкин түгеллен алдан ук әйтеп куйдылар. Без бөтен ишекләргә шакыдык. Мәскәүгә, Питерга, чит илгә мөрәҗәгать иттек. Ләкин беркем дә бу диагноз белән кабул итмәде. Иң якын кешеңне коткара алмавыңны аңлау бик авыр иде”, - ди Лилия.

Җырчы әнисен төштә күргән. “Ул озын матур күлмәктән иде. Елмайды. Димәк, аңа анда рәхәт һәм ул канәгать, дип әйттеләр”, - ди Лилия.

Ул авыр вакытта ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәтен җиткерде. “Автомат рәвештә эш белән мәшгуль булу бераз гына булса да бу кайгыны кичерергә ярдәм итә. Әнинең юклыгын тану бик кыен”, - дип уйлары белән уртаклашты инстаграмда Лилия Гиматдинова.

Лилиянең әнисе Дилбәр апаның 2 июльдә вафат булуын хәбәр иткән идек. Аңа нибары 62 яшь иде. Урыны оҗмахта булсын...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минем дэ этием улеп китте шул яман чир бн

    Мөһим

    loading