16+

Лилия Муллагалиева дүртенче бәбиен ире белән бергә табачакмы?

Шушы көннәрдә җырчы Лилия Муллагалиева Инстаграмында шатлыклы хәбәр җиткерде. Тиздән ул дүртенчегә әни булачак! Табиблар бала табу вакытын 2019 елның 28 февраленә билгеләгәннәр.

Лилия Муллагалиева дүртенче бәбиен ире белән бергә табачакмы?

Шушы көннәрдә җырчы Лилия Муллагалиева Инстаграмында шатлыклы хәбәр җиткерде. Тиздән ул дүртенчегә әни булачак! Табиблар бала табу вакытын 2019 елның 28 февраленә билгеләгәннәр.

– Гәүдәмдә бәби көтү белән бәйле үзгәрешләр башлангач, әлеге яңалыкны башка яшермәскә булдым. Чөнки соңгы арада «Бәби көтәсезме?» дигән сорауны бик еш бирә башладылар. Əйе, көтәбез. Кем туасын әлегә белмибез. Минем өчен баланың җенесе мөһим түгел, ә балалар кыз булсын дип тели.

Токсикоз чорым үтте. Əллә нинди чит-ят әйберләр ашарга теләмим. Бер арада бөтен ашаган ризыктан тимер тәме килеп кенә яфалады.

Үземнең ышанычлы табибларым бар, аларга йөрим. Дәүләт балалар табу йортында бәбиләячәкмен. «Бала табарга ирегез белән барасызмы?» – дип тә сорыйлар. Хәзер, күрәсең, шундый мода. Əмма мин каршы, иремдә дә теләк юк. Гомумән, бу темага безнең сөйләшкән дә юк. Бала табу – ул әни һәм акушер арасында гына була торган сихри процесс, анда башка кешенең булуы кирәкми. Мин һәр баланы авыр таптым – бу безнең нәселдән килә. Тулгакларымның озак тулуына мин түгел, өйдәгеләр дә түзә алмый: минут саен шалтыратып хәлемне белеп торалар. Шуңа күрә, бала тапканда иремнең янымда булуын теләмим.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Улэм инде шул Лилияне яратам.простой эчкерсез

    Мөһим

    loading